Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең III яшьләр фәнни конгрессы старт алды, ул биомедицина һәм биотехнологияләр, архитектура, дизайн, сәнгать, халыкара мөнәсәбәтләр һәм халыкара хокук, белем бирүдә заманча технологияләр, геология һәм нефть – газ технологияләре юнәлешләре буенча Россиядән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән 100 гә якын кешене берләштерде.
«Сезнең эшчәнлегегез дөньяга алга барырга, һәр конкрет илдә кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Министрлык һәрвакыт хезмәттәшлеккә әзер, уртак тырышлык белән сезнең проектларны үстерү мөмкинлекләрен киңәйтәчәкбез, предприятиеләрне дә җәлеп итәчәкбез. Ышанам, без бергәләп фәнни, мәдәни-гуманитар өлкәдә яңа алымнар һәм чишелешләр тәкъдим итә алачакбыз һәм мәдәниятара диалогны, тотрыклы үсешне һәм иҗтимагый иминлекне үстерүдә илебез яшьләренә ярдәм итә алачакбыз», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Быел 1100 гариза кабул ителгән, алар арасыннан 25 илдән – Алжир, Әзербәйҗан, Бангладеш, Камерун, Чад, Мисыр, Индонезия, Иран, Гыйрак, Иордания, Казахстан, Ливан, Малайзия, Марокко, Нигерия, Пакистан, Фәләстин, Россия, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Судан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Үзбәкстаннан 100 яшь галим сайлап алынган.
Катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин сәламләде һәм Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең фән өлкәсендә халыкара хезмәттәшлеген үстерү өчен халыкара диалог мәйданчыгына әйләнүен билгеләп үтте. Ул катнашучыларга уңышлар теләде.
Дүрт көн дәвамында катнашучылар Казан (Идел буе) федераль университетының 6 мәйданчыгында тематик түгәрәк өстәлләр һәм интерактив семинарлар форматында эшләячәкләр. Секцияләр кысаларында алар конкрет өлкәләрдә перспектив фәнни тикшеренүләр һәм заманча эшләнмәләр турында фикер алышачаклар, үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең III яшьләр фәнни конгрессы нәтиҗәсе финалистларның фәнни хезмәтләрен бердәм фәнни тезислар җыентыгы рәвешендә бастырып чыгару булачак.
Конгрессның экспертлары һәм жюрилары булып КФУ эксперт-галимнәре һәм фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча даими комитет (COMSTECH), Идрис Солтан мәгариф университеты (Малайзия), Мәскәү дәүләт төзелеш университеты, Джендерал Содирман университеты (Индонезия), НИУ Югары икътисад мәктәбе, Россия Фәннәр академиясенең Е. М. Примаков исемендәге дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр милли тикшеренү институты (ИМЭМО РАН).
Конгрессны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча даими комитеты (КОМСТЕХ), А.М. Горчаков исемендәге гавами дипломатиягә ярдәм фонды ярдәмендә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр дипломатиясе академиясе.