«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проектында «Остазлык» конкурс трегында уртак инициативалар өчен эшче парлар формалаштыру этабы башланды. Татарстан Республикасы халкы трекка 4 ноябрьгә кадәр кушыла ала.
«Мәгариф флагманнары» проекты укытучыларга, идарәчеләргә һәм студентларга тәҗрибә уртаклашырга һәм яңа гына эшли башлаган белгечләргә ярдәм итеп, остазлык культурасын үстерә. «Остазлык» трегында катнашучылар уртак мәнфәгатьләр һәм һөнәри бурычлар белән берләшкән экспертлардан һәм хезмәттәшләреннән өйрәнәләр һәм практикада остазлыкның шәхси һәм һөнәри үсеш механизмы буларак кыйммәтен күрсәтәләр. Анда мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте өлкәсендәге балигъ булган студентлар, педагоглар һәм җитәкчеләр катнаша ала.
«Остазлык – мәгарифне үстерүнең стратегик ресурсы ул. Бу эшкә 14 меңнән артык белгеч һәм студент кушылганда, иң яхшы практикаларны трансляцияләү һәм яңа белем бирү карарлары барлыкка килү өчен һөнәри мохит барлыкка килә. Шунысы мөһим: бу процесс системалы характерда: ул белемнәрне тапшырырга гына түгел, педагогикада буыннар дәвамчанлыгын да булдырырга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шундый сыйфатлы элемтәләр илдә мәгариф системасын яңарту өчен нигез булып тора», – дип саный «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы генераль директоры, «Сенеж» идарәсе остаханәсе ректоры Андрей Бетин.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проектының «Остазлык» конкурс трегына теркәлүләр саны буенча топ – 30лыкка керә. Инде 228 гариза бирелгән.
Этап кереш вебинардан һәм «Машук» Белем үзәгеннән курстан һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә махсус эшләнгән бот аша «наставник + наставляемый» парын булдырудан башланачак. Алга таба катнашучыларны практика көтә: уртак биремнәр, максатлар көндәлеге алып бару, социаль челтәрләрдә остазлык турында постлар төзү, класс сәгате яисә онлайн-очрашулар үткәрү, спектакльләр һәм китаплар турында остаз белән фикер алышу. Финал пар өчен мәгариф системасында остазлыкны үстерү буенча уртак инициатива эшләү булачак, ул мәктәп, югары уку йорты яки төбәк өчен үрнәк була ала. Тректа иң яхшы катнашучылар «Машук» Белем үзәгенә финал чарасына чакырылачак, анда үз проектларын тәкъдим итәчәкләр һәм федераль дәрәҗәдәге экспертлар белән аралаша алачаклар.
2025 елда катнашучыларны дүрт конкурс юнәлеше көтә: «Дәүләт», «Медиа», «Мәдәният» һәм «Остазлык». Белем бирү программалары, гамәли биремнәр һәм цифрлы сервислар – «Компетенцияләрне бәяләү», «Мөмкинлекләр каталогы» һәм «Контент китапханәсе» – һөнәри яктан үсәргә, фикердәшләр табарга һәм конкурсларда җиңәргә ярдәм итәчәк. Түбәндәге сайтта кушылырга мөмкин: https://flagmany.rsv.ru/.
«Мәгариф флагманнары» проекты «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия Яшьләре) ярдәмендә үткәрелә.