2026 елга «Җәй-балаларга» балалар һәм яшьләр ялы һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү республика программасына Татарстанның 9 муниципаль районында һәм Анапа шәһәрендә 14 балалар сәламәтләндерү лагере кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, программаны гамәлгә ашыру дәверендә ремонт эшләреннән соң үткәрү сәләте бер сменада 700 кешегә артты, бу сәламәтләндерү кампаниясе барышында өстәмә рәвештә 6 мең кешегә кадәр арту мөмкинлеге бирә», - дип ассызыклады министр.
Әлеге программа ярдәмендә 2019 елдан 2024 елга кадәр барлыгы 6,97 млрд сумлык 43 балаларны савыктыру лагере төзекләндерелде һәм төзелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Шулай ук «Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юлларын ремонтлау» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенге көнгә 2019 елдан 1,4 млрд сумлык 59 юл ремонтланган. 2025 елга алты юл тоташтырылган, аларның икесендә эшләр инде тәмамланган.