2025 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен финанслау 3,31 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
«Шул исәптән 549,1 млн сумы 35 мең бала һәм яшүсмер өчен бюджет юлламалары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән», - дип билгеләп үтте министр.
Аерым алганда, авыр тормыш хәлендә калган, тернәкләндергеч дәвалауга мохтаҗ балалар бушлай юлламалар белән тәэмин ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Моннан тыш, балалар гражданлык-патриотик юнәлештәге палатка тибындагы лагерьларда, шулай ук көндезге лагерьлар базасындагы хезмәт һәм ял лагерьларында бушлай ял иттеләр. Фән олимпиадаларында җиңүчеләр, призерлар, иҗади конкурслар лауреатлары, спорт ярышлары призерлары түләүсез юлламалар алды.
Мобилизацияләнгән гаиләләрдән 7540 бала һәм яшүсмер ял иткән: стационар лагерьларда – 3436, мәктәп яны лагерьларында – 4104.