Быел Татарстанның сигез муниципаль берәмлегендә көндезге лагерьлар оештырылган, анда 700гә якын бала ял иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
«Узган елдан башлап яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт учреждениеләре базасында оештырылган көндезге лагерьларны уңышлы уздырып киләбез. Быел да бу уңай практиканы дәвам иттек. 8 муниципаль берәмлектә: Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарында һәм Казан шәһәрендә 690 кеше катнашында көндезге лагерьлар узды», - дип сөйләде ул.
Кадыйров планлы күләмнәрен арттырып үтәгән өч муниципаль берәмлекне аерым билгеләп үтте: Яшел Үзән һәм Бөгелмә районнары, шулай ук Казан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.