25 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр лагерьларда Татарстаннан 6,5 меңнән артык бала ял итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
«Көзге каникуллар вакытында 23 муниципаль берәмлектә 40 лагерь һәм республикадан читтә – Кырым Республикасында «Сәләт-Ак барс» яшьләр үзәге эшләячәк», - дип сөйләде министр.
Мәсәлән, «Идел» яшьләр үзәге базасында «Асыл» татар балалар лидер мәктәбе узачак. Катнашучылар Россиянең 21 төбәгеннән 80 яшүсмер булачак. «Добрый» балаларны сәламәтләндерү лагеренда волонтерлар сменасы узачак, ул ирекле эшчәнлекнең төп юнәлешләрен: ирекле эшчәнлекнең патриотик, социаль һәм инклюзив юнәлешләрен, волонтер-коткаручылар һәм волонтер-медиклар эшчәнлеген үз эченә алачак. Әтнә районының «Чулпан» балаларны сәламәтләндерү лагере базасында смена кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар, әфганчылар, тыл ветераннары белән очрашулар, музей экспонатлары күргәзмәсе, сугыш еллары әсәрләре буенча әдәби кичәләр, конкурслар һәм башкалар оештырылачак.
«Быел беренче тапкыр 5 лагерь – «Мирас-Наследие», «Берсут», «Добрый», «Радуга», «Камский Артек» базасында каникуллары традицион көзге каникуллар чорына туры килмәгән, триместр каникуллы балалар өчен сменалар уза. Гомуми колачлау 450 бала һәм яшүсмер, шул исәптән 29 бала махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән һәм 15 бала авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән», - дип өстәде спикер.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.