«Авыл лидерлары» Бөтенроссия яшь идарәчеләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Татарстан яшьләрен «Авыл лидерлары» Бөтенроссия яшь идарәчеләр конкурсы — «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Россия — мөмкинлекләр иле» федераль платформасының масштаблы проектында катнашырга чакыралар. Конкурс социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырырга һәм авыл территорияләрен үстерергә сәләтле перспективалы идарәчеләрне һәм җәмәгатьчелек фикере лидерларын ачыклауга юнәлдерелгән.

Катнашучыларны сынаулар һәм укыту гына түгел, фикердәшләр берләшмәсенә керү, остазлык һәм карьера үсешенә шанс алу мөмкинлеге дә көтә.

Конкурсның төп бурычлары:

  • авылда идарә итү, иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек өлкәсендә белем һәм күнекмәләрне үстерү;
  • бөтен илдән актив яшьләр арасында тәҗрибә алмашу;
  • яшь идарәчеләрнең челтәрле берләшмәсен булдыру;
  • һөнәри үсешнең индивидуаль траекториясен формалаштыруда ярдәм.

Анда муниципаль идарә вәкилләре; авыл хуҗалыгы, җитештерү, туризм, мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, медиасфера һәм башка юнәлешләрдәге белгечләр; идарә итү тәҗрибәсе булмаган, әмма авыл территорияләрен үстерү белән кызыксынган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге активистлар, студентлар һәм яшь белгечләр катнаша ала.

2023 һәм 2024 еллардагы «Авыл лидерлары» конкурсында җиңүчеләр катнашуга кабул ителми.

Конкурс этаплары:

1. Катнашучыларны теркәү

  • лидерысела.рф сайтында теркәлү узарга һәм шәхси кабинет булдырырга кирәк.
  • Дөрес мәгълүматлар күрсәтергә, анкета йөкләргә һәм катнашу шартлары белән килешергә.
  • Һәр катнашучы бер генә тапкыр гариза бирә ала.

2. Сынау тесты

  • Сынаулар башланырга ике көн кала ачыла;
  • Интернет тоташуны тикшерергә һәм биремнәрнең форматы белән танышырга мөмкинлек бирә.

3. Сынауларның беренче этабы (онлайн)

  • Гомуми белемнәргә һәм эрудициягә тестлаштыру;
  • Компьютерда уза (смартфоннар куллану киңәш ителми);
  • Нәтиҗәләр буенча катнашучының индивидуаль рейтингы формалаша.

4. Сынауларның икенче этабы (онлайн)

  • Беренче этапта иң яхшы 3000 гә кадәр катнашучы;
  • Идарә итү потенциалын һәм лидерлык сыйфатларын бәяләүгә биремнәр;
  • Мотивацион видеороликны яздыру һәм йөкләтү;
  • Югары рейтинглы дәгъвачылар өчен «көтеп тору бите» формалаштыру.

5. Финал

  •  Иң югары рейтинглы 150 катнашучыга кадәр;
  • Эшлекле уеннар һәм практик кейслар аша лидерлык һәм идарә итү сыйфатларын комплекслы бәяләү;
  • Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә яки Россиянең башка төбәгендә уза.
  • Оештыручылар финалистларны урнаштыруны һәм тукландыруны тәэмин итә.

Финал нәтиҗәләре буенча конкурсның 50 җиңүчесе билгеләнә, аларга уникаль мөмкинлекләр бирелә:

  • социаль, инфраструктура яисә коммерцияле проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм;
  • үсеш командалары һәм җирле яшьләр берләшмәләре төзүдә ярдәм;
  • экспертларның ярдәм итүе һәм остазлык;
  • федераль һәм региональ хакимият органнарында, җирле үзидарә органнарында стажировкалар;
  • хакимият органнарының кадрлар резервына эләгү мөмкинлеге;
  • эксперт һәм консультатив советларда катнашу;
  • оештыручылардан һәм партнерлардан кыйммәтле бүләкләр.

Конкурсны оештыручы —  «Россия авыл яшьләре берлеге» Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International