Татарстан Республикасыннан Евгений Лобанов «Мәгариф флагманнары йолдызлыгы» берләшмәсе эксперты булды

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының  «Мәгариф флагманнары»  проектының эксперт берләшмәсе конкурсына йомгак ясалды. Быел Россиянең 53 төбәгеннән 100 педагог, идарәче һәм мәгариф өлкәсендәге фикер лидерлары эксперт булды. Җиңүчеләр арасында  –  Татарстан Республикасыннан директор урынбасары Евгений Лобанов.

«Мәгариф флагманнары йолдызлыгы» берләшмәсенең яңа экспертлары төбәкләрдә Һөнәри бергәлекләрне үстерү һәм нәтиҗәле практикаларны тарату өстендә эшләячәк. Алар мәгариф, остазлык, тәрбия һәм медиа белән идарә итүдә заманча алымнар кертергә, дәүләт инициативаларына ярдәм итәргә булышачак.

 «Эксперт берләшмәсенә конкурска 6491 кеше гариза биргән, алар арасыннан без үз төбәкләрендә проектның йөзе булачак 100 иң яхшы педагогны сайладык. Алар эксперт статусын алачак һәм проектны төбәкләрдә һәм федераль мәйданчыкларда тәкъдим итәчәк, шулай ук спикерлар, модераторлар һәм остазлар булып чыгыш ясый алачак, иң яхшы тәҗрибәләрне трансляцияли һәм мәгариф өлкәсендәге проектның йогынтысын көчәйтә алачак», – дип билгеләде «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы генераль директорының беренче урынбасары Геннадий Гурьянов

Октябрьдә җиңүчеләр 2026 елда Байкалда узачак эксперт берләшмәсен үстерү буенча стратегик сессиядә катнашачак. Чара «Тальцы» һәм Кругобайкал тимер юлы музейларына бару белән мәдәни-агарту программасын үз эченә ала.

Татарстан Республикасыннан «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары йолдызлыгы» эксперт берләшмәсенә конкурс җиңүчесе булып Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясе директоры урынбасары Лобанов Евгений Михайлович танылды.

Евгений Лобанов мәгариф өлкәсендә 15 ел эшли, яшь укытучыдан алып педагог-методистка һәм директор урынбасарына кадәр юл үтә. Аның һөнәри эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып мәктәпнең методик хезмәте белән җитәкчелек итү, инновацион белем бирү алымнарын һәм практикаларын гамәлгә кертү, сәләтле балалар өчен гимназия кампусы белән җитәкчелек итү һәм аны үстерү тора. «Мәгариф флагманнары йолдызлыгы» конкурсында катнашу Евгенийны һөнәри компетенцияләрен камилләштерергә, горизонталь элемтәләрне ныгытырга, партнерлар табарга, шулай ук илдә мәгариф системасын үзгәртәчәк һәм җәмгыятебезнең киләчәгенә йогынты ясарга мөмкинлек бирәчәк карарлар эшләүдә катнашырга этәрде. 

«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары йолдызлыгы» конкурсы минем өчен һөнәри үсеш ноктасы булды. Хәзер мин фикердәшләр, Россиянең иң көчле идарәчеләре һәм педагоглары берләшмәсенең бер өлеше булып торам. Бөтен илдән талантлы коллегалар белән бер командада эшләү синергиянең ни дәрәҗәдә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итүен күрсәтте. Идеяләр белән алмашу һәм бу командага ярдәм итү миңа төрле дәрәҗәдәге яңа проектларны тормышка ашыруда гаять зур энергия һәм ышаныч бирде»,– дип уртаклаша Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясе директоры урынбасары Евгений Лобанов.

  «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының  «Мәгариф флагманнары йолдызлыгы» эксперт берләшмәсенә конкурс һөнәри белем һәм көчле лидерлык позициясен таләп иткән күп баскычлы сайлап алуны үз эченә алган. Биремнәрне һәм әңгәмәләрне берләшмәнең гамәлдәге экспертлары тикшерде.

«Мәгариф флагманнары йолдызлыгы» экспертлар берләшмәсе иң яхшы белем бирү практикаларын алга этәрергә, төбәкләрнең кадрлар потенциалын үстерүгә ярдәм итәргә һәм бөтен ил буенча актив педагогларны берләштерергә ярдәм итә. Аларның эше нәтиҗәсендә идарә итүнең нәтиҗәле чишелешләрен һәм уңышлы модельләрен күбрәк мәктәпләр, педагоглар һәм идарәчеләр файдалана ала. Бу тулаем мәгариф системасын көчәйтә һәм Россиядә кеше капиталын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт инициативаларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

Проектка теркәлү дәвам итә: 19 октябрьгә кадәр катнашучылар «Медиа», «Дәүләт» һәм «Мәдәният» конкурс трекларына, ә 4 ноябрьгә кадәр «Остазлык» трекларына кушыла алалар. Аларның һәркайсы «Компетенцияләрне бәяләү»гә, белем бирү курсларына һәм практик биремнәргә юл ача, аларны үтәгән өчен сертификат алырга мөмкин. Моннан тыш, проектның файдалы цифрлы сервислары бар – «Контент китапханәсе» һәм партнерлардан «Мөмкинлекләр каталогы», шулай ук «СВОи. Геройлар белән сөйләшүләр» махсус проекты. Тулырак сайтта: https://flagmany.rsv.ru./

  Катнашучылар үз көчләрен сынап кына калмыйча, яңа һөнәри багланышлар булдырырга, остаз яки шәкерт табарга, шулай ук карьера һәм шәхси үсеш өчен уникаль мөмкинлекләр алырга мөмкин.

«Мәгариф флагманнары» проекты «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия Яшьләре) ярдәмендә үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International