Казанда илнең иң яхшы 100 остазын билгеләячәкләр

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

11 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы башкаласында «Быть, а не казаться! – 2025» Бөтенроссия остазлар конкурсының финалы узачак. Конкурсның максаты — балаларга һәм яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү эшендә остазлык институтын һәм дәвамчанлык системасын үстерү, шулай ук «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә торган буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту.

Конкурс Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча Россия Яшьләренең Роспатриотүзәге тарафыннан икенче ел рәттән уздырыла. Быел конкурска Россиянең барлык төбәкләреннән 70 мең кеше гариза биргән. Киң колачлы чара илнең 79 төбәгеннән дүрт ярымфинал нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 400 финалистны берләштерәчәк.

Татарстаннан финалга, мәсәлән, Яр Чаллы шәһәренең «Форпост» үзәге директоры Илнур Миндубаев чыкты. Шулай ук Алексеевск районының Биләр авылында «Юнармеец» яшүсмерләр хәрби-патриотик клубы директоры, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Андрей Чугуров та бар. Безнең Россия Герое, танкист Рәсим Баксиков нәкъ менә шушы клубта тәрбияләнде. Клуб базасында эзләнү экспедицияләре, туристик походлар һәм спорт ярышлары оештырыла.

Казандагы зур финал илнең иң яхшы 100 остазының исемнәрен биш номинациядә билгеләячәк: «Яшь остаз», «Тәҗрибәле остаз», «остаз лидер», «СВОй наставник», «Хезмәттәге остаз». Россия Яшләре җитәкчесе Григорий Гуров билгеләп үткәнчә, конкурс икенче ел рәттән кызыклы тәҗрибәле һәм остазлык практикасы булган кешеләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.

Җиңүчеләрнең исемнәре 17 октябрьдә Татарстан башкаласында конгресс-үзәктә узачак конкурсны ябу тантанасында билгеле булачак. Бу хакта Россия Яшьләре Роспатриотүзәге директоры Елена Беликова сөйләде.

«Җиңүчеләрне билгеләп, без остазлык үсешендә яңа этап ачабыз. Безнең конкурс шуны исбатлады: Россиядә күзләре янып торган бриллиант кешеләр бар, алар көн саен чын эшләр белән илне яхшы якка үзгәртә. Безнең бурыч — аларга канатлар бирү: аларның идеяләрен хуплау, карьералары белән ярдәм итү, илнең матурлыгын күрсәтү һәм, иң мөһиме, аларның тәҗрибәсен хезмәттәшләре өчен казаныш итү. Финалга чыгучыларның эш методикасы системалаштырылачак һәм безнең яңа портал аша һәр педагог һәм остазга аңлаешлы булачак. Патриотик тәрбия өлкәсендә бердәм белем бирү экосистемасын булдыруда тагын бер мөһим адым. Конкурсның бу мирасы озак еллар дәвамында яшьләр сәясәтен камилләштерәчәк», - дип ассызыклады Роспатриотүзәк директоры Елена Беликова.

Проект финалистлары өчен атна дәвамында конкурс, мәгърифәтчелек һәм мәдәни программалар узачак. Катнашучыларны Казан югары танк команда училищесы территориясендә узачак хәрби-спорт уены, эшлекле уен, известцияләр һәм танылган спикерлар белән сораулар һәм җаваплар сессияләре, практикага юнәлтелгән дәресләр һәм конкурс сынаулары көтә, аларның бер өлеше җирле мәктәпләрдә, яшьләр үзәкләрендә, югары уку йортларында һәм хәрби-спорт клубларында узачак. Конкурста җиңүчеләр исеменә дәгъва кылучылар үзләренә таныш булмаган яшь кешеләр коллективында реаль вакыт режимында остазлык эшчәнлеге күнекмәләрен күрсәтергә тиеш булачаклар.

«Быть, а не казаться!»  Бөтенроссия конкурсын оештыручы — Россия Яшьләре Роспатриотүзәге. Конкурсны оештыруда «Яшьләргә хәрби-спорт әзерлеген һәм патриотик тәрбия бирүне үстерү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирүнең коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте катнаша.

Конкурсның партнерлары: Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы; Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы; «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте; «Больше, чем путешествие» автоном коммерцияле булмаган оешмасы;  «Знание» Россия җәмгыяте; «Россия остазлары» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр остазлары иҗтимагый хәрәкәте; Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы; «Добро.рф» ассоциациясе; Россия Федерациясе Оборона министрлыгы; Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы; Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте; Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Князь Александр Невский исемендәге Хәрби университет» югары белем бирү федераль дәүләт казна хәрби мәгариф учреждениесе; «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды; Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе; «Россия мәгариф академиясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе; «Россия армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итү ирекле җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый–дәүләт оешмасы; Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү буенча «Россия эзләнү хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте; Бөтенроссия казак җәмгыяте; Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар.

Конкурсның мәгълүмати партнеры: ветераннарның «БОЕВОЕ БРАТСТВО» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International