6 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы ирекле эшчәнлек эпицентрына әверелә. Бөтен республика буенча ел саен уздырыла торган «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» масштаблы акциясе уза, ул инде берничә ел меңләгән кешене игелекле гамәлләр кылу өчен берләштерә. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы ирекле эшчәнлек мәгълүмати-ресурс үзәге оештыра.
Быел акция мавыктыргыч мәрхәмәтле эшләр марафоны форматында уза, анда һәр волонтер үзен индивидуаль күрсәтә алачак. Узган еллардан аермалы буларак, катнашучылар биремнәрне шәхсән үзләре башкарачак, бу һәркемгә үз әһәмиятен тоярга һәм уртак эшкә уникаль өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк. Марафон ирекле эшчәнлекнең төп юнәлешләрен: экологик, социаль, патриотик, мәдәни, вакыйгалы һәм туристик юнәлешләрне үз эченә алачак. Исегезгә төшерәбез, волонтерлык эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Акциянең барлык активлыклары «Другое Дело» платформасына интеграцияләнгән. Катнашучыларга сылтама буенча теркәлергә, тәкъдим ителгән биремнәрне үтәргә һәм моның өчен баллар алырга кирәк, соңыннан аларны призларга һәм бонусларга алыштырырга мөмкин. Мондый уен алымы акциядә катнашуны тагын да кызыклырак итә.
«Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» безнең өчен Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган традицион чарага әверелде. Төрле яшьтәге катнашучылар гелекле биремнәрне үтиләр, соңыннан алар өчен призлар алалар. Акция уен формасында балаларны игелекле гамәлләр кылуга җәлеп итәргә һәм аларны ирекле эшчәнлек өлкәсендә кызыксындырырга ярдәм итә. Ел саен катнашучылар саны арта бара. Узган ел акция 186 меңнән артык кешене, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә 24 мең волонтерны берләштерде», - дип билгеләп үтә» Татарстан Республикасы ихтыярый эшчәнлек мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
Марафон барышында катнашучылар мәрхәмәтле гамәлләр генә кылып калмыйча, Татарстанның ирекле эшчәнлек хәрәкәтләре белән тирәнрәк танышачаклар, креатив өмәләрдә катнашачаклар һәм башкаларны рухландырып, үз тәҗрибәләре белән уртаклаша алачаклар.
«Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» — Татарстанның һәр кешесе өчен ирекле эшчәнлек хәрәкәт үсешенә үз өлешен кертү, социаль әһәмиятле инициативаларны тормышка ашыру һәм зур һәм бердәм бергәлекнең бер өлеше булу өчен уникаль мөмкинлек.
Акциядә катнашу өчен:
1. Түбәндәге сылтама буенча теркәлергә: https://vk.com/wall-187812270_4046
2. «Другое Дело» кушымтасындагы биремнәрне сайлап алырга һәм аларны үтәргә.
3. Баллар алырга һәм аларны бонусларга алыштырырга кирәк.
