«Наше время - Безнең заман» эшләүче яшьләр фестиваленең зона этаплары Татарстанның өч шәһәрендә узачак

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

17 октябрьдә ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этаплары старт ала. Конкурс этаплары Яр Чаллыда (17-18 октябрьдә), Әлмәттә (24-25 октябрьдә), Яшел Үзәндә (31 октябрь — 1 ноябрьдә) узачак. Фестивальнең тематикасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Эшләүче яшьләр «Музыка юнәлеше», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә үзләре генә дә, команда буларак та чыгыш ясый алачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, беренче зона этабына республиканың сигез районы һәм шәһәреннән — Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Тукай, Минзәлә, Мамадыш районнарыннан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән якынча 40 предприятие һәм оешмадан гариза килгән.

Катнашучылар арасында —  яшьләр үзәкләре, балалар бакчалары, мәктәпләр, «Түбән Кама Нефтехим» СИБУР предприятиеләре, «Аммоний» акционерлык җәмгыятьләренең беренчел профсоюз оешмалары, «Татэнерго» («Түбән Кама җылылык челтәрләре»), «Сетевая компания» («Яр Чаллы электр челтәрләре») акционерлык җәмгыяте филиалы һәм башкалар.

2013 елда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, башка министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә гамәлгә куелган «Наше время — Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Проект авторы — Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Проектның максаты — яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, проект «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International