Казанда «ЛУЧ – 2025. Люди, умеющие чувствовать» Халыкара интеграцион иҗат фестиваль – конкурсына гаризалар кабул итүгә старт бирелде. Быел бу вакыйга Татарстан башкаласына Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөнья илләреннән йөзләгән үзенчәлекле балалар һәм өлкәннәрне җыячак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестивальнең төп максаты — сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үз-үзләрен танытуы һәм дуслыгы өчен шартлар тудыру, аларның иҗади потенциалын үстерү һәм актив тормыш позициясен формалаштыру, шул рәвешле «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә. Оештыручылар ышануы буенча: биредә җиңү түгел, ә катнашу, танышу һәм дуслык мөһим.
Катнашучылар үзләренең сәләтләрен вокал, хореография, нәфис сүз, инструменталь һәм оригиналь жанрлар юнәлешләрендә күрсәтәчәкләр. Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсенә һәм проектларга аерым игътибар биреләчәк, биредә дуслык символы буларак, инвалид һәм инвалид булмаган кешеләр чыгыш ясарлар.
Фестиваль гадәттәгечә «ЛУЧ» иҗади инклюзив лабораториясе инициативасы белән уза. Үзенчәлекле балалар үзләре конкурсларда катнашып, ил буйлап гастрольләрдә йөреп кенә калмыйча, үзләре оештыралар да. Һәм бу проект елдан-ел көчәя генә бара.
«Конкурс дуслар табарга һәм бу дөньяда мондый яшьләр белән син үзең генә шөгыльләнмәвеңне аңларга ярдәм итә. Узган ел мин күпме педагогның үзләрен үзенчәлекле кешеләргә багышлавына гаҗәпләндем! Кешеләр катлаулы, ләкин күзләре яшәргә зур теләк белән янып тора. Аларга карыйсың да үзең тулыланасың. Фестивальдәге атмосфера шулкадәр җылы килеп чыкты ки, аерылышканда күз яшьләре дә булды. Әмма без элемтәне сакларбыз һәм бер - беребезнең уңышларын күзәтербез», — дип билгеләп үтә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «ЛУЧ — люди, умеющие чувствовать» инклюзив иҗади лабораториясенә нигез салучы Вероника Зайцева.
Яңа сезонда фестиваль катнашучыларны, ата-аналарны, педагогларны, волонтерларны һәм Казан халкын янә берләштерәчәк. Шәһәрлеләр оештыруда ярдәм итеп, вакыйганың бер өлеше була алачак. Фестиваль иҗатка чикләүләр булмавын исбатлауны дәвам итәчәк.
«РОСТ» инвалид балалар ата-аналарының Кырым Республика иҗтимагый оешмасының Керчь филиалы җитәкчесе Наталья Николенко узган ел сәфәрен искә төшерә: «Без дебютантлар һәм бик борчылдык. Коллективның күпчелеге беренче мәртәбә конкурс сәхнәсенә чыкты, хәтта беренче урынга өметләнмәделәр дә. Оештыручыларга ихлас күңелдән юмартлыклары һәм ачык күңелле булулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез — алар безгә бәйрәм рухын тою мөмкинлеге бүләк иттеләр, беренче көннән үк экскурсияләр һәм яшәү урыннары оештырдылар. Фестиваль –– уникаль вакыйга, ул хис-кичерешләр һәм күз яшьләре диңгезен уятты. Без яңа очрашулар, чыгышлар һәм тәэсирләр көтәбез!»
Ишетү, күрү яки терәк-хәрәкәт аппараты бозылган катнашучылар сәхнәгә үзләренең энергияләре белән уртаклашу һәм сәнгатьнең универсаль тел булуын күрсәтү өчен чыгачак.
Фестивальне оештыручы — Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе ярдәмендә Тимер юлчылар мәдәният сарае.
Катнашуга гаризалар 31 октябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://forms.yandex.ru/u/68e1709eeb61469e5326bfcb/. Тантаналы гала-концерт 3 декабрьдә Тимер юлчылар мәдәният сараенда узачак.
