Авиация һәм һавада очу тарихы буенча А.Ф. Можайский исемендәге егерме өченче халыкара олимпиадада катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Олимпиада «Авиатөзүчеләр берлеге» авиатөзелеш өлкәсендә белгечләр берлеге, авиация һәм һавада очу фәннәре академиясе, Россия Фәннәр академиясенең С.И. Вавилов исемендәге табигать белеме һәм техника тарихы институты тарафыннан Россия Машина төзүчеләр берлеге ярдәмендә үткәрелә.
Олимпиаданың төп максаты — авиатөзелеш тармагын популярлаштыру, киләчәктә авиатөзелешчеләрнең һөнәри бергәлеген формалаштыру һәм инженер-техник иҗатта катнашу аша яшүсмерләрнең уңышлы социализациясенә ярдәм итү. Проектның бурычлары «Яшьләр һәм балалар» милли проектының талантларны үстерүгә, мәктәп укучылары һәм студентларның һөнәри юнәлеш алуына һәм инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән максатларына тулысынча туры килә.
Катнашуга гражданлыгы һәм яшәү урыны нинди булуга карамастан, 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар чакырыла. Олимпиаданың эш теле — рус теле.
Олимпиада ике турда уздырыла:
Беренче тур — читтән торып (Интернет челтәрендә), olymp.as-club.ru сайтында тест узуны һәм тарихи-тикшеренү эшләрен бастырып чыгаруны үз эченә ала.
Икенче тур — көндезге, Яшьләр симпозиумы формасында, анда катнашучылар үз докладларын тәкъдим итә.
Беренче турда җиңүчеләр сертификатлар ала һәм икенче турда катнашырга чакырыла. Әзерлек вакытында алар экспертлар консультациясен — кара-каршы яки онлайн алырга мөмкин. Барлык теркәлгән катнашучылар өстәмә дистанцион белем бирү курсларыннан файдалана ала: «Авиация һәм һавада очу тарихы», «Россия авиациясе кешеләре һәм язмышы» һәм «Аэрокосмос техникасының теоретик һәм инженерлык нигезләре».
Жюри составына күренекле галимнәр, конструкторлар, очучы-сынаучылар, укытучылар һәм авиация тарихчылары керә, алар арасында:
Надежда Багдасарян — Жюри рәисе, философия фәннәре докторы, Н. Э. Бауман исемендәге МГТУ профессоры;
Виктор Зазулов — Авиатөзүчеләр берлегенең беренче вице-президенты, Дәүләт премиясе лауреаты, техник фәннәр докторы, профессор;
Сергей Михеев — «НЦВ Миль и Камов» акционерлык җәмгыяте генераль конструкторы, Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Герое;
Константин Удалов — Авиация һәм һавада очу фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, тарихчы, язучы;
һәм авиация-космик тармакның башка әйдәп баручы белгечләре.
Үткәрү сроклары
Олимпиаданы оештыруда һәм уздыруда Авиация һәм космик технологияләрне үстерүгә ярдәм итү фонды (Авиакосмофонд), Н. Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты, Россия дәүләт гуманитар университеты һәм «МЭИ» милли тикшеренү университеты катнаша.