Татарстан яшьләрен «Россия турында сөйлә: Безнең заман герое» Бөтенроссия аудио - һәм видеоподкастлар конкурсында катнашырга чакыралар

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

«Россия турында сөйлә: Безнең заман герое» Бөтенроссия аудио - һәм видеоподкастлар конкурсының гариза бирү кампаниясенә старт бирелде. Конкурс гражданлык тәңгәллеген һәм патриотизмны үстерүгә юнәлдерелгән, шул рәвешле «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.

Катнашуга Россиянең яшь гражданнары, шулай ук БРИКС, ШОС һәм ЕАЭС илләренең 10 яшьтән 25 яшькә кадәрге вәкилләре чакырыла. Катнашу индивидуаль дә, командалы да (өч кешегә кадәр) булырга мөмкин. Эшләр рус телендә аудио-яки видеоподкастлар форматында кабул ителә. Подкастның озынлыгы өч минуттан артмаска тиеш.

«Безнең заман герое», «Ватан нәрсәдән башлана», «Россиядә эшләнгән», «Мин – профессионал», «Спорт, син – дөнья», «Гаиләм», «Ватаным традицияләре» һ. б. номинацияләрдә катнашырга мөмкин.

Катнашу өчен https://nashe-dostoyanie.ru/aboutrussia проект сайтында яки ВКонтактеда рәсми төркемдә  https://vk.com/russia.dostoyanie теркәлергә һәм конкурс эшен беркетергә кирәк. Барлык конкурс материаллары эксперт бәяләмәсе уза, аның нәтиҗәләре буенча финалистлар һәм җиңүчеләр билгеләнә. Катнашучыларның эшләренә жюри бәя бирә, аның составына федераль хакимият органнары, иҗтимагый, яшьләр һәм балалар оешмалары, фәнни һәм мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре керә.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар оештыручылар һәм партнерлардан дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк. Икенче этапта катнашучыларның барысы да финалистлар сертификатын алачак.

Конкурсны Патрис Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университеты һәм Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (университеты) ярдәмендә «Безнең байлык» Мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештыра. Конкурс Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Россотрудничество, «Россия яшьләр һәм балалар берләшмәләренең милли советы» Ассоциациясе һәм «Беренчеләр Хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте ярдәмендә уздырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International