Казанда 2025-2028 елларга Татарстанда психологик ярдәм системасын үстерү концепциясе турында фикер алыштылар

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы «Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте өлкәсе психологларының республика консультация-методик советы» утырышы узды. Анда балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләре җитәкчеләре, психолог-белгечләр катнашты.

Алар 2025-2028 елларга Татарстан Республикасы халкына психологик ярдәм күрсәтү системасын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру, яшьләр сәясәтенә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләре ставкалары белән тәэмин итү, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара багланышларга, 2024-2025 елларга балалар һәм яшьләр ышаныч телефоннарына мөрәҗәгатьләр динамикасына, Татарстанда яшьләргә психологик ярдәм күрсәтүнең цифрлы системасы эше, профильле белгечләр булмаган республиканың аз торак пунктларында яшьләр өчен психологик ярдәм алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен цифрлы мәйданчыкларны киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш йомгаклары буенча Советның Татарстан яшьләре өчен психологик хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән төп эш юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International