11-17 октябрь көннәрендә Казанда 60 волонтер «Быть, а не казаться» Бөтенроссия остазлар конкурсының финалын оештыруда булыша.
«Без илнең шундый зур патриотик вакыйгасының бер өлеше булуыбызга шатбыз. Гариза кампаниясен эшләтеп җибәргәннән соң республика ихтыярыйларыннан күп җавап килде. Команда оештыру мәсьәләләре буенча ярдәм итә һәм республиканы лаеклы тәкъдим итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы ихтыярыйлык мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
Волонтерлар беркетмә хезмәте эшендә, шулай ук заллар, теркәү зоналары эшен, кунаклар һәм катнашучылар очрашуларын оештыруда ярдәм итәләр. Һәр волонтер берничә уку этабын узды, программа һәм форумда катнашучылар белән танышты.
Конкурсның максаты – «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә торган остазлык өлкәсен үстерүгә юнәлдерелгән патриотик тәрбия механизмнарын камилләштерү.
Быел Россия Яшьләре Роспатриотүзәгенең «Быть, а не казаться» конкурсына 70 меңнән артык гариза бирелгән, ә финалга илнең 79 төбәгеннән 400 остаз узган. Нәтиҗәләр буенча 100 җиңүче яшьләр сәясәтенең кадрлар резервына керәчәк һәм үз проектларына ярдәм алачак. Россиядә иң масштаблы конкурсның финалы җиде көн дәвамында уза, нәтиҗәләр 17 октябрьдә ясалачак. Проект җиңүчесе исеменә дәгъва итүчеләр өчен конкурс сынаулары, хәрби-спорт уены, шулай ук агарту, мәдәни һәм атмосфера программалары оештырылды. Финалга чыгучылар арасында: «Лидер остаз» һәм «Хезмәттә остаз» номинацияләреннән 80әр вәкил, «Яшь остаз» һәм «Тәҗрибәле остаз» номинацияләреннән 90ар кеше, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «СВОй наставник» номинациясеннән 60 катнашучы.
«Быть, а не казаться» конкурсы Россия Президенты йөкләмәсе буенча Россия Яшьләре Роспатриотүзәге тарафыннан икенче ел рәттән уздырыла. Конкурсның финалы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза.
