Татарстанда яшьләрнең барлык категорияләре белән системалы һәм комплекслы эшне дәвам итәргә, патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Яшьләрнең барлык категорияләре белән системалы һәм комплекслы эшне дәвам итәргә, патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу илнең иминлеге, традицион кыйммәтләребезне саклау һәм буыннар элемтәсе мәсьәләсе», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Рәисе.
Республикада балаларны яклау, балалар һәм яшүсмерләрне үстерү һәм аларга ярдәм итү, алар өчен тигез мөмкинлекләр тудыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. 5 ел эчендә бездә 37 яшьләр сәясәте объекты төзелде, 182 учреждениегә 14 млрд сумлык капиталь ремонт ясалды. Алар арасында Алексеевск районында «СинЭнергия», Теләче авылында «Киләчәк», Казанда «Вертолет», Яңа Чишмәдә «Чишмә», Яр Чаллыда «Орион» яшьләр үзәкләре, Әлмәттә «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәге бар, дип искәртте Миңнеханов.
Яшел Үзәндә «Мирас-Наследие» һәм «Мечта», Ютазы районында «Дубравушка» һәм Казанда республиканың флагман җәйге лагерьларының берсенә әверелгән «Молодая гвардия» балалар сәламәтләндерү лагерьлары яңартылган килеш эшли башлады.
Россия Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча оештырылган «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте кысаларында актив эш алып барыла. Бүген ул 300 меңгә якын баланы һәм остазларны берләштерә.