Татарстанда волонтерлык үсешенә керткән өлеше өчен Республика Рәисе премиясе һәм мактау билгесе гамәлгә куелачак

2025 елның 17 октябре, җомга

Татарстанда ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә Татарстан Республикасы Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясе, шулай ук «Татарстан Республикасында ихтыярыйлык (волонтерлык) үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе гамәлгә куелачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

«Риясыз ярдәм һәм кешеләргә хезмәт итү бүген аеруча зур әһәмияткә ия. Шуңа бәйле рәвештә безнең тарафтан «Татарстан Республикасында ихтыярыйлык үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесен, шулай ук «Игелекле Татарстан» Республикасы Рәисе премиясен гамәлгә кую турында карарлар кабул ителде», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сүзләренчә, бу бүләкләр волонтерлык эшчәнлеге өлкәсендәге казанышларны тануның иң югары формасы булачак: «Бу яшькә карамастан, үзара ярдәмләшү һәм якыннары турында кайгырту эшләрендә активлык күрсәтеп, көн саен игелекле гамәлләр кылган һәркемгә ярдәм итү. Алар гражданнарыбызны иҗтимагый тормышта аңлы рәвештә катнашырга рухландыра, яшь буында гражданлык җаваплылыгы һәм ватанпәрвәрлек хисе формалаштыруга ярдәм итә, җәмгыятьнең бердәмлеген ныгыта».

Премияне гамәлгә кую шулай ук федераль дәрәҗәдә билгеләнгән нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләренә ирешүгә уңай йогынты ясаячак. Яңа премия 2010 елдан бирле гамәлдә булган «Игелекле Татарстан» Республика премиясе традицияләренең дәвамы булачак. Республикада ихтыярый эшчәнлек «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International