«Кадрлар резервы» Республика проектының XVI сезоны җиңүчеләре билгеле

2025 елның 18 октябре, шимбә

«Кадрлар резервы» Республика проектының XVI сезоны тәмамланды. 89 катнашучының 23е финалга чыкты, ә 13е җиңүче булды.

«Кадрлар резервы» - Татарстан яшьләр сәясәте төп проектларының берсе. Ел саен биредә республикабызга чын күңелдән файда китерергә теләгән яңа йолдызлар кабына. Проектны үткәрү барышында катнашучылар һөнәри күнекмәләрен арттырып, үз чаралар планын тормышка ашырып кына калмыйча, зур бергәлекнең бер өлеше булып китә алдылар», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.

Ике көндезге һәм ике дистанцион этап вакытында проектта эш ике юнәлеш буенча алып барылды һәм бу менә нинди нәтиҗәләргә китерде:

–  89 катнашучы, шуларның 13е җиңүче һәм 23е финалист булды;

–  3800дән артык кешене үз эченә алган 115 социаль юнәлешле чара үткәрелде; 

–  белем бирү платформасында 1320 бирем кабул ителде;

–   үстерү программасының 96 сәгате узды;

–  проектта 70тән артык спикер һәм эксперт катнашты;

–  сезон катнашучылары үз инициативаларын тормышка ашыру өчен 1,85 млн сумнан артык акча җәлеп итте.

«Кадрлар резервы» «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International