Яр Чаллыда эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона этабы узды.
Жюри әгъзалары «Хореография», «Музыка» һәм «Минута славы» номинацияләрендә барлыгы 80 гә якын иҗади номер карады. Гаризалар республиканың сигез районы һәм шәһәреннән — Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Тукай, Минзәлә, Мамадыш районнарыннан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 39 предприятие һәм оешмадан килде. Катнашучылар саны 200дән артып китте.
Сайлап алу этабын һәм зона гала-концертын туры эфирда карарга мөмкин иде. Фестивальне уздыруның ике көнендә турыдан-туры трансляцияне 7 меңнән артык кеше караган. Мондый эфирлар һәр зона туры өчен оештырылачак: https://vkvideo.ru/@beznenzaman_rt
Гомумкоманда зачетында җиңү һәм фестивальнең финалына юлламаны алты команда яулады: «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте, «Түбән Кама Нефтехим» (Сибур), «Аммоний» акционерлык җәмгыяте башлангыч профсоюз оешмасы, ТР Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, KAMA TYRES, ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Фестиваль кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сәхнә практикалары үзәге» мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, драматургия һәм пластика мәктәбенә нигез салучы, хореограф-куючы (Мәскәү) Владимир Аносов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Фристайл» заманча бию студиясенең сәнгать җитәкчесе, «Татнефть» Хәйрия фондының «Каракүз» мәдәният һәм сәнгатьне үстерү программасы җитәкчесе Максим Апраксин бар иде.
«Татарстанда безнең яшьләр өчен бик күп чаралар уза, әмма «Наше время — Безнең заман» фестивале алар арасында иң якты һәм яраткан фестивальләрнең берсе дип ышанам. Безнең предприятиеләр хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә, алар бик яхшы белгечләр генә түгел, үсәргә һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә дә вакыт табалар», — дип ассызыклады фестивальнең гала-концертында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев.
Яр Чаллы җитәкчелеге исеменнән катнашучыларны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләде. «Күрәбез, Яр Чаллы һәм якын-тирә шәһәрләр коллективлары фестивальдә катнашуга иҗади һәм илһамланып якын киләләр. Барыннан да элек үз шәһәрләренең намусын республика дәрәҗәсендә яклаучы чарада катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә», — диде ул.
Фестиваль быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Предприятие коллективлары тиешле темага номерлар тәкъдим иттеләр. "
«Барлык командалар да бирелгән тематикага җитди якын килделәр. Безнең коллектив Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Май» дип аталган номер күрсәтте. Тамашачылар безне көчле алкышлар белән каршы алды, кайберләре хәтта безнең чыгышыбызның эмоциональлегеннән күз яшьләрен дә яшермәде», — дип сөйләде «Аммоний» акционерлык җәмгыяте коллективында катнашучыларның берсе сәхнәгә чыгуга ук.
Фестивальнең икенче зона этабы бу елның 24-25 октябрендә Әлмәттә узачак.
2013 елда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, башка министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә гамәлгә куелган «Наше время — Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Проект авторы — Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Проектның максаты — яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, проект «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.