Татарстан яшьләрен «Беренчеләр Хәрәкәтенең беренчел бүлекләре конкурсы» иң яхшы проектлар конкурсында катнашырга чакыралар

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Балалар һәм яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте балалар һәм яшьләр өчен иң яхшы проектлар конкурсының өченче сезоны — «Беренчеләр хәрәкәтенең беренчел бүлекләре конкурсы» гариза бирү кампаниясенә старт бирде.

Конкурсның максаты  — Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә гармонияле рәвештә үскән һәм социаль җаваплы шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән бердәм тәрбия пространствосын үстерү, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә. Конкурста катнашу командаларга үз мәктәпләре, көллиятләре, югары уку йортлары һәм бергәлекләре иминлегенә юнәлдерелгән социаль файдалы инициативалар һәм проектларда сизелерлек ярдәм алу мөмкинлеге ача.

Катнашуга Беренчеләр Хәрәкәте беренчел бүлекләре эшләгән барлык типтагы белем бирү оешмалары, шулай ук мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте оешмалары командалары чакырыла.

Гариза бирү кампаниясе 2025 елның 7 октябреннән 10 ноябренә кадәр узачак. Гаризаны түбәндәге сайтта бирергә була: первичка.будьвдвижении.рф

Катнашучыларга биш уен дәрәҗәсен узарга һәм биремнәрне үтәргә кирәк булачак:

  • остазлык һәм шефлык системасын үстерү;
  • патриотизмны һәм гражданлык җаваплылыгын ныгыту;
  • Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен алга сөрү;
  • социаль инициативаларны һәм волонтерлык проектларын гамәлгә ашыру.

Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча 2026 елның июнендә 2 000 җиңүче билгеләнәчәк, алар 200 меңнән 1 миллион сумга кадәр акчалата премияләр алачак.

Конкурсның узган сезонында Татарстанда 391 оешма катнашты, шуларның 25е 5,9 млн сум акча алып, җиңүче булды. Акчалар мәктәп киңлекләрен төзекләндерүгә, җиһазларны яңартуга, территорияләрне яшелләндерүгә һәм яңа инициативаларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Конкурс Татарстан яшьләренә үзләрен күрсәтү генә түгел, ә үз уку йортлары һәм бергәлекләре үсешенә реаль өлеш кертү мөмкинлеге дә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International