MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә дәүләт учреждениеләренә бармыйча гына кирәкле сервисларны дистанцион рәвештә алырга мөмкин.

Мәсәлән:

- счетчик күрсәткечләрен тапшырырга;

- салымнар һәм дәүләт пошлиналары түләргә;

- торак-коммуналь хуҗалык һәм газ хезмәтләре өчен түләргә;

- балалар бакчасы өчен түләргә;

- Дәүләт автомобиль инспекциясе штрафларын тикшерергә һәм түләргә;

- врачка язылырга.

Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләүдә тиешле ботны табарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International