Татарстанда MАХ мессенджерында «ГосПромпт» ясалма фәһем - ярдәмче эшләтеп җибәрәчәкләр

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Татарстанда MAX милли мессенджерында халык өчен сервислар булдыру, үстерү һәм популярлаштыру буенча юл картасы кабул ителде. 2026 елның март ае кушымтасында кулланучыларга үз белем базасы нигезендә төрле мәсьәләләр буенча консультация бирә торган «ГосПромпт» — ачык ясалма фәһем-ярдәмче эшләтеп җибәреләчәк.

Моннан тыш, MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-бот эшли, аның ярдәмендә республика халкы дәүләт учреждениеләренә йөрмичә генә дистанцион рәвештә эшли ала:

- счетчик күрсәткечләрен тапшырырга

- салымнар, дәүләт пошлиналары, ТКХ һәм газ өчен түләргә

- балалар бакчасы өчен түләргә

- ЮХИДИ штрафларын тикшерергә һәм түләргә

- табибка язылырга.

Агымдагы ел ахырына кадәр чат-ботта тагын 10 социаль дәүләт хезмәте барлыкка киләчәк. Сервисларга керү өчен MAX мессенджерын урнаштырырга һәм анда «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» ботын табарга кирәк.

Тулырак сылтама буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International