«Таврида.Арт» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Меганом» Иҗади индустрияләр академиясенең белем бирү чаралары координаторларының унынчы агымына теркәлү башлануы турында игълан итә. Проект «Таврида» арт-кластеры составында гамәлгә ашырыла, ул яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре өчен мөмкинлекләр платформасы булып тора һәм «Меганом» Иҗади индустрияләр академиясен, «Таврида» белем бирү ярышларын, «Таврида.АРТ» яшь сәнгать фестивален, арт-резиденцияләрнең федераль челтәрен һәм башка инициативаларны берләштерә.
Академиянең белем бирү чаралары кысаларында координаторлар корпусы төзеләчәк, алар ярышларны һәм башка программаларны оештыруда ярдәм итәчәк. Катнашучылар арт-кластердан стипендия, практика үзәгенең кадрлар резервына эләгү, уку һәм сертификат алу мөмкинлеге алачак.
Координаторларның унынчы агымында катнашуга теркәлү 2025 елның 22 октябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча ачык: clck.ru/3PVrnB. Агым үзе 2025 елның 7 ноябреннән 3 декабренә кадәр узачак.
Катнашуга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары — «Сервис һәм туризм», «Социаль-мәдәни эшчәнлек», «Педагогика», «Психология», «Яшьләр белән эшне оештыру» юнәлешләре һәм башка катнаш белгечлекләр буенча студентлар һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар чакырыла. Шулай ук Татарстанның яшьләр сәясәтенең актив вәкилләре, волонтерлар, форумнар һәм фестивальләр оештыручылар, ивент-индустрия өлкәсендә белгечләр, шулай ук эре чараларда эшләү тәҗрибәсе булган яшь кураторлар һәм вожатыйлар сәламләнә.
«Таврида» проекты Россиянең яшь иҗатчыларын берләштерүне дәвам итә, аларга «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында һөнәри үсеш һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр бирә.