Вейпинг нәрсә белән куркыныч, наркоманияне һәм аддиктив тәртипне профилактикалау: Татарстанда сәламәтлекне саклау технологияләре конференциясе узачак

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

27 октябрьдә Татарстан Республикасында сәламәтлекне саклау технологияләренә багышланган «Яшьләр иминлеге – безнең приоритет» республика конференциясе узачак. Анда яшүсмерләр һәм яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау өлкәсендә эшчәнлек алып баручы 200 белгеч катнаша ала. Белгечләр өчен теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://forms.yandex.ru/u/68e604e090fa7b4879fd65c6.  Конференция 10.00 сәгатьән 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Конференциянең бурычлары «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына туры килә.

«Конференция Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләр белән уздырыла торган индивидуаль эшнең сыйфатын яхшырту факторы буларак деструктив күренешләрне профилактикалау өлкәсендәге практикалар һәм тенденцияләр турында тәҗрибә һәм фикер алышу мәйданчыгы булачак. Балалар һәм яшьләр, шулай ук аларның ата-аналары белән бәйлелекне профилактикалау, ВИЧ-инфекция таралу, вейпинг зарары һәм башка темаларга аерым игътибар биреләчәк. Сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте өлкәсендәге республика һәм федераль дәрәҗәдәге әйдәп баручы белгечләр спикерлар булачак»,- дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.

Спикерлар арасында «Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты» Федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесенең Профилактика системасы белгечләренең һөнәри үсеше федераль үзәгенең эксперт белән тәэмин итү бүлеге эксперты, психолог-психотерапевт Светлана Орленко (Мәскәү шәһәре), Евразия медицина һәм экология технологияләре ассоциациясенең Медицина-техник Фәннәр академиясе президенты, профессор, медицина фәннәре докторы, табиб психиатр-нарколог, психотерапевт, клиник психолог, фармаколог, Россия галиме, 300 дән артык фәнни хезмәт авторы, берничә патент авторы Андрей Жиляев (Мәскәү шәһәре) , Республика клиник наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш белгеч-эксперты, репродуктив сәламәтлек мәсьәләләре буенча эксперт, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының профессор В.С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты Лариса Фаткуллина һәм башкалар булачак.

Чара Г.Камал театрының яңа бинасында узачак. Һәр катнашучыга материаллар җыентыгы биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International