Көзге каникулларда 381 оешма , шул исәптән республикадан читтә өч балаларны савыктыру лагере – «Сәләт-Ак Барс» (Кырым Республикасы), «Илеть» һәм «Сәләт-Батыр» (Марий Эл Республикасы) эшләячәк. Барлыгы 18 610 бала ял итәчәк – шулардан 6586 бала стационар лагерьларда, 12 024 бала мәктәп яны лагерьларында. Мобилизацияләнгәннәр гаиләләреннән 250дән артык баланы савыктыру планлаштырыла.
«Без балаларыбызның лагерьларда сыйфатлы һәм имин ялын тәэмин итүгә аерым игътибар бирәбез. «Җәй» республика үзәге белгечләре, ведомствоара комиссия әгъзалары белән берлектә, комплекслы иминлекне тәэмин итү өчен балалар лагерьларының торышына даими мониторинг оештырачаклар. Эчтәлек мөһим роль уйный. Һәр смена һәр балага сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә торган төрле юнәлешләрне үз эченә ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Профильле сменалар дәүләт яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре буенча формалаша: гражданлык-патриотик, физкультура-спорт, туристлык-туган якны өйрәнү, социаль-педагогик, интеллектуаль, тел, иҗади, ирекле һәм башкалар.
