«Ел инженеры» республика конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Конкурс 2019 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән инженер хезмәткәрләренең хезмәткә җәлеп итүчәнлекләрен һәм һөнәри осталыкларын арттыру максаты белән үткәрелә. Оештыру комитеты утырышын Республика Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов үткәрде, утырышта VI конкурсның старт алуы турында игълан ителде.

Конкурста укучылар һәм югары белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, җитештерү оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала. Конкурс 12 тармак номинациясе буенча өч яшь категориясендә уздырыла:

  • «Булачак инженерлар» югары уку йортларында укучылар өчен);
  • «Яшьлек, уңыш, перспектива» (вазифаи бурычлары инженерлык эшчәнлегенә бәйле югары белемле предприятиеләр хезмәткәрләре яки югары белем бирү оешмаларының инженерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре, аспирантлары өчен);
  • «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» (вазифаи бурычлары инженерлык эшчәнлегенә бәйле югары белемле җитештерү оешмаларының 35 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләре өчен).

Конкур 2 этаптан тора – читтән торып һәм көндезге. Казанышларны презентацияләү йомгаклары буенча, инженерлык проектын презентацияләүне дә кертеп, 36 җиңүче билгеләнә (яшь категориясен исәпкә алып, һәр номинациядә өчәр).

Катнашуга гаризалар 15 ноябрьгә кадәр конкурсның  рәсми сайтында  кабул ителә яки басма рәвештә кәгазьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Эш башкару һәм контроль бүлегенә җибәрелә (Казан шәһәре, Островский урамы, 4 йорт).

Үзегезне күрсәтү мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз – гариза бирегез һәм «Ел инженеры» республика конкурсында катнашыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International