25-26 октябрьдә «Әхмәтзәки» мәчете территориясендә «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» Республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Рухи иминлек архитектурасы: яшьләр мәсьәләсе» Беренче Республика мөселман яшьләре форумы узачак.
Форумның максаты — яшьләр арасында террорчылык һәм экстремизм идеологиясен профилактикалау системасын үстерү, дини мәхәлләләр һәм мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук яшьләрдә тотрыклы рухи-әхлакый ориентирлар формалаштыру, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.
Чарада республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән мөселман яшьләре вәкилләре, дини уку йортлары студентлары, имам-мөхтәсибләрнең яшьләр белән эшләү буенча урынбасарлары, дини белем бирү һәм җәмәгать иминлеге өлкәсендәге экспертлар катнашты.
Форумның мәртәбәле кунаклары арасында: мөфти, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин; Татарстан Республикасы башкарма хакимиятеннән Россия Федерациясе сенаторы Тимур Нагуманов; Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев; Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды киңәшчесе Алексей Петров; Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Форум программасы төрле темаларны үз эченә ала: катнашучылар дини традицияләрне һәм конфессияара тынычлыкны саклау, теологик манипуляцияләргә каршы тору, экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендәге законнарны анализлау, шулай ук цифрлы иминлек мәсьәләләре һәм яшьләрнең рухи тотрыклылыгын формалаштыруда дини белем бирүнең роле турында фикер алыштылар.
Форумны Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан яшьләре» Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Әхмәтзәки» мәчете оештыра.
