Иртәгә, 28 октябрьдә, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы физик затлар өчен министрлыкның грант конкурсына багышланган #МарафонВозможностей туры эфирын үткәрәчәк, анда һәр яшь кеше катнаша һәм үз проектын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр грант ота ала. Гомуми приз фонды – 7 млн сум.
Туры эфир 18:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының ВКонтакте социаль челтәрендә:https://vkvideo.ru/video-71695567_456241412?z=video-71695567_456241412%2F%2F%40minmol_rt старт ала.
Эфирның модераторы «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Камолиддин Бобохонов булачак. Спикерлар булып министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина, узган сезонда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Физик затлар өчен грантлар конкурсында җиңүче Денис Артемьев булачак.
Грант конкурсына гаризалар агымдагы елның 5 ноябренә кадәр Татарстан Республикасының «Минем субсидияләрем» мәгълүмат системасында кабул ителә: https://subsidiya.tatarstan.ru/landing/grants/189.
Катнашучылар булып Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүче һәм һөнәри керемгә салым түләүче булмаган, Татарстан Республикасы территориясендә яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруны планлаштыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары була ала. Яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.