Татарстан Республикасы «Россия– мөмкинлекләр иле» Премиясенә гаризалар саны буенча топ-20леккә керде

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы Премиясенең икенче сезонына гаризалар кабул итү тәмамланды. Россиянең 89 төбәгеннән һәм дөньяның 58 иленнән 58 000нән артык катнашучы бүгенге көндә башкаларга мөмкинлекләр тудыру тарихлары белән уртаклашты. Татарстан Республикасында яшәүчеләрдән 1 050 гариза алынган. Алда – эксперт советы бәясе һәм халык тавыш бирүе, алар премия финалистларын һәм җиңүчеләрен билгеләячәк.

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы Премиясенең икенче сезонына гариза бирү кампаниясе 26 сентябрьдә старт алды. Иң күп гаризалар «Мәгариф», «Мәдәният» һәм «Игелекле эшләр» номинацияләрендә килде – нәкъ менә шушы юнәлешләр еш кына катнашучыларның башкаларга ярдәм итүгә һәм үз төбәкләрен үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлеген чагылдыра, бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Дәгъва кылучылар арасында –педагоглар һәм эшмәкәрләр, экологлар һәм галимнәр, мәдәният, спорт, медиа һәм бизнес вәкилләре.

«Премиянең икенче сезонына 58 меңнән артык кеше гариза биргән – һәм болар барысы да башкалар өчен мөмкинлекләр тудыра торган кешеләр. Аларның эшчәнлеге инде уңай үзгәрешләр формалаштыра, әйләнә-тирәдәге тормышны яхшырта һәм яңа инициативаларга илһамландыра. Премия бергәлеге елдан-ел көчәя бара. Ышанам ки, финалга иң яхшылары чыгачак, һәм нәкъ менә алар «Россия – мөмкинлекләр иле» премиясенә лаек булачак», – дип билгеләп үтте «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы генераль директорының беренче урынбасары Геннадий Гурьянов.

Татарстан Республикасы халкы «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы Премиясенең икенче сезонына гариза бирү кампаниясендә актив катнашты һәм 1 050 гариза тапшырды. Хәзер алар техник сайлап алу уза: анкетаның һәр бүлегенең төгәлләнүе, үтелгән тестлар, видеовизитка һәм бергәлек бәяләве тикшерелә – катнашучы мөмкинлекләр тудыра кешеләрдән кимендә 10 кеше аның эшчәнлеген расларга тиеш. Киләсе этапка барлык техник шартларны үтәгән дәгъва кылучылар гына кертелә.

Аларның гаризаларын 268 кешедән – фән, бизнес, мәдәният, спорт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән торган эксперт советына тапшыралар. Экспертлар һәр гаризаны берничә критерий буенча бәяли: эшчәнлекнең башкалар өчен файдасы масштабы, ярдәм алучылар саны һәм расланган нәтиҗәләр булу. Шулай итеп эшчәнлекләре әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына һәм һөнәри үсешенә реаль йогынты ясаучылар ачыклана.

Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча финалистларның 100 анкетасы MAX милли мессенджерында уздырылачак халык тавыш бирү этабына чыгачак. Тавыш бирү барышында ил халкы тарихлары һәм казанышлары барыннан да бигрәк илһамландырганнарны билгеләп үтә алачак. Йомгаклау бәясе эксперт бәясе нәтиҗәләре һәм халык тавыш бирү рейтингындагы урын нигезендә билгеләнәчәк.

«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы Премиясе финалистлары һәм җиңүчеләре 2025 елның декабрендә игълан ителәчәк. Алар үз проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм алачак, «Сенеж» идарәсе остаханәсендә уку мөмкинлегенә, «Новости Mail» һәм «Дзен» мәгълүмати партнерларының медиа ярдәменә, «Диалог» онлайн-платформасының һәм «Меганом» иҗади индустрияләр академиясенең белем бирү программаларына керү мөмкинлегенә ия булачак, «Твой ход» проектының стажировкаларында катнашачак, шулай ук аларны премия партнерларыннан махсус мөмкинлекләр көтә: индивидуаль «Илне кешеләр үзгәртә» махсус минациясе лауреатларын тәэмин итү, Беренчеләр Хәрәкәте белән берлектә остазлык программасында катнашу, форумнарга һәм Россия Яшьләренең белем бирү программаларына чакыру алачак.

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы Премиясе башкаларга юл салучыларга һәм илне тагын да яхшыракитүчеләргә үзләрен белдерергә ярдәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International