Әлмәттә ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең икенче зона этабы узды. Конкурс этабы кысаларында жюри әгъзалары Татарстанның 12 районы һәм шәһәреннән: Зәй, Чистай, Чирмешән, Алексеевск, Норлат, Актаныш, Яңа Чишмә, Лениногорск, Аксубай, Сарман, Баулы һәм Әлмәт районнарыннан 45 предприятие һәм оешмадан «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә 70 иҗади номер карадылар.
Өч команда: Зәй районы Башкарма комитеты, «Татнефть Профсоюз» төбәкара профсоюз оешмасы, РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының беренчел оешмасы Чистай үзәк район хастаханәсе җиңүгә иреште.
Фестивальнең зона этабы гала-концертында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов, «Татнефть-профсоюз» Төбәкара профсоюз оешмасы рәисе Рифдар Хәмәдьяров, Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы Гүзәл Хабетдинова катнашты.
«Сез үз хезмәтегез белән республика һәм ил икътисады үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Иҗат өчен дә вакыт табуыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең һәркайсыгыз үз чыгышына күңелен салды. Яңа уңышлар, җиңүләр телим һәм остазларга, җитәкчеләргә, ата-аналарга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм», - дип ассызыклады Азат Кадыйров.
«Татарстан — илдә сәнәгать буенча лидер, һәм бу бер зур гаилә буларак яшәүче республика халкының бердәмлеге нәтиҗәсе. Фестиваль барыбызны да берләштерә һәм аны инде 13 ел бу дәрәҗәдә тоту —зур казаныш», - дип билгеләде Дмитрий Гуськов.
Фестиваль быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Предприятие коллективлары тиешле темага номерлар тәкъдим иттеләр.
«Мин улымның әнисенә булган мәхәббәте турында җыр башкардым. Җыр бик дулкынландыргыч. 2010 елда мин бу җырны «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә башкардым һәм яңартырга булдым. Кечкенәдән «Созвездие-Йолдызлык»та актив катнаштым, «Бәхет» ансамблендә солист булдым. Мин «Наше время — Безнең заман»га кайттым, чөнки күңелем сәхнәгә чыгарга сорый. Төрле категориядәге яшьләргә мөмкинлекләр тудырган өчен яраткан фестивальгә рәхмәт», - дип билгеләп үтте «Азнакаевскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе («Азнакаевскнефть» идарәсе) хезмәткәре Руслан Латыйфуллин.
Фестивальнең йомгаклау зона этабы Яшел Үзәндә 31 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр узачак.
2013 елда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, башка министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә гамәлгә куелган «Наше время — Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Проект авторы —Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Проектның максаты — яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, проект «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
