#МыВместе Халыкара Премиясенең оештыру комитеты эксперт бәясенә нәтиҗә ясады һәм премиянең бишенче сезонының милли трегының 61 финалисты һәм 29 халыкара трекның исемнәрен игълан итте. Бер үк вакытта Мах мессендңерында халык тавыш бирүе башланды, ул «Халык танылуы» махсус номинациясендә лауреатны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Премия «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уза.
Премия финалында Татарстан Республикасын ике инициатива тәкъдим итә. «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «НКО һәм проектлар» трегының «Шәфкать коды» номинациясендә «Тылсым» инклюзив үзәге» проекты белән финалист булды. Үзәк үзенчәлекләре булган балаларга социализациядә ярдәм итә, үз эченә ике төп юнәлешне ала – төркемләп үстерү һәм тернәкләндерү дәресләре һәм менталь тайпылышлары булган балалар өчен укыту-тренировка фатиры. Үзәккә инвалид һәм сәламәтлек ягыннан өмкинлекләре чикләнгән статусы булган 124 бала йөри. Шулай ук әниләр өчен төркемле психологик дәресләр дә үткәрелә. Һәр каникулда лагерь сменалары оештырыла. В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте «Кешеләр файдасына» проектын «Компанияләр» трегында «Социаль үзгәрешләр лидерлары. Эре бизнес» номинациясендә тәкъдим итә. Проект бюджет, коммерцияле булмаган оешмаларны һәм лидерларны җәлеп итү юлы белән социаль өлкәне тотрыклы үстерүгә, җәмгыять алдында торган актуаль проблемаларны һәм бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән. 4 млрд сумлык 759 проект гамәлгә ашырылган. Төп юнәлешләр: мәктәпләрне, хастаханәләрне, спорт корылмаларын һәм мәдәни үзәкләрне ремонтлау һәм җиһазлау; территорияләрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм иҗтимагый ял зоналары булдыру; балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштыру; хайваннар өчен приютлар оештыру; суүткәргечләр төзү һәм ремонтлау; педагогларга, табибларга, мәдәният һәм спорт хезмәткәрләренә ярдәм итү; мохтаҗ гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү. Фонд шулай ук оештыру һәм консультатив ярдәм күрсәтә, волонтерлык инициативаларына ярдәм итә һәм ихтыярыйларны өйрәтә.
«5 ел эчендә #МыВместе премиясе чит бәлагә битараф булмаган һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кешеләрне берләштерүче масштаблы дөньякүләм волонтерлык бергәлегенә әверелде. Алар социаль үзгәрешләрнең чын лидерлары, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдән алып, балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүдән алып мәдәни мирасны саклауга һәм экологик инициативалар булдыруга кадәр төрле өлкәләрдә эшлиләр. Без уңышлы проектлар масштаблансын һәм системалы ярдәм алсын өчен бөтен шартларны тудырабыз. Халыкара юнәлештә финалистлар саны буенча «Кешеләргә ярдәм» номинациясе лидер булды, анда 24 проект тәкъдим ителгән. Бу сәламәтлеккә, мәгарифкә һәм психологик ярдәмгә юнәлдерелгән инициативалар», - дип билгеләп үтте Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, #МыВместе премиясен оештыру комитеты рәистәше Татьяна Голикова.
Премиянең эксперт советы составына федераль хакимият органнары, дәүләт компанияләре, медиахолдинглар һәм телекоммуникация компанияләре вәкилләре керде.
«#МыВместе премиясе 2021 елда Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән эшли башлады. Ел саен ул Россиядән һәм чит илләрдән дистәләгән мең ихтыярый кешене берләштерә. Бу илдә иң эре һәм дөньяда иң танылган программаларның берсе. Бу сезонда Россиянең 31 төбәгеннән һәм 23 чит илдән вәкилләр финалга чыкты, алар арасында Марокко, Кения, Нигерия, Бангладеш һәм Казахстан. Иң күп сан – Красноярск краеннан, Ханты-Манси автоном округыннан – Югра, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән. Барлык катнашучыларга ярдәмчел, чыдам һәм хезмәт сөючән булулары өчен рәхмәт белдерәм, ә финалистларны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйм!», – дип хәбәр итте Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
Финалистлар арасыннан социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар дәүләт яки муниципаль милектәге биналарны түләүсез яки ташламалы арендага өстенлекле хокук алачак. Шулай ук алар өчен «Милли проектлар партнеры» статусын бирү һәм социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләрне гадиләштерү мөмкинлеге дә каралачак.
Премиянең барлык финалистлары да проектларга киң колачлы мәгълүмати ярдәм, Россия Яшьләренең ел әйләнәсендәге яшьләр үзәкләрендә көндезге модульләр белән еллык белем бирү программасында катнашу, «Знание» Россия җәмгыяте лекторлары составына кертү, Россия Яшьләренең «Сәяхәткә караганда күбрәк» программасы буенча Россия буйлап сәяхәт итү һәм башка бүләкләүләр алачак.
«#МыВместе юбилей халыкара премиясе финалистларының проектлары иң киң темаларны һәм социаль әһәмиятле мәсьәләләрне колачлый. Ватанны саклаучылар елына багышланган «Безнең заман геройлары» номинациясенә махсус хәрби операция катнашучыларына һәм ветераннарына, аларның гаиләләренә, чик буе төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар кертелде. «Тотрыклы киләчәк» номинациясендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә, шул исәптән Кара диңгез яр буенда ярдәм күрсәткән коммерцияле булмаган оешмалар лидерлары һәм ихтыярыйлары катнашты. «Ел остазы» исеме өчен ихтыярыйлар, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр җитәкчеләре, социаль әһәмиятле проектлар авторлары көрәшәчәк», – дип билгеләп үтте Россия Яшьләре җитәкчесе Григорий Гуров.
Мах мессенджерында 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк халык тавыш бирү белән бер үк вакытта финалистларның проектларын һөнәри критерийлар буенча эксперт жюри бәяләячәк.
Лауреатларның исемнәре ноябрь ахырында билгеле булачак, ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2-5 декабрьдә Мәскәүдә #МыВместе Халыкара гражданнар форумы кысаларында узачак.
#МыВместе – Россия Яшьләре халыкара премиясен гамәлгә куючы. Оештыручы – «Добро.рф» экосистемасы. Генераль партнер – Альфа – банк, стратегик партнер – «Росатом» дәүләт корпорациясе.