2025 елгы Яшьләр торак конкурсында җиңүчеләр 30 октябрьдә билгеләнәчәк

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

2025 елгы «Яшьләр торак конкурсы»ның 49 җиңүчесен билгеләячәк торак комиссиясе утырышы 30 октябрьдә узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.

«Ярдәм итү механизмы торак бәясенең 10% ын керткәндә Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондыннан торак сатып алуны, ташламалы бәяне, еллык ставкасының 7% һәм бала туганда бирелә торган 200 мең сум түләүне күздә тота. Конкурста шул исәптән араларын рәсмиләштермәгән гариза бирүчеләр дә катнаша ала», - дип искә төшерде министрның беренче урынбасары.

Ел саен конкурс кысаларында иҗтимагый оешмалар активистлары; Татарстанның яшьләр сәясәте проектларында, студентлар үзидарәләрендә һәм иҗат берләшмәләрендә катнашучы студентлар; башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү белгечләре; сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү белгечләре; 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр катнаша.

Быел Татарстанның 17 районыннан барлыгы 296 гариза бирелгән. Торак комиссиясе әгъзалары белән әңгәмәләр уздылар инде.

Конкурсның операторы - «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International