Татарстанның яшь галимнәре өчен торак конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнде, нәтиҗәләр 20 ноябрьдә ясалачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
«Программаның төп максаты - яшь галимнәрне фәнни-белем бирү эшчәнлегендәге казанышлары өчен бүләкләү һәм республиканың фәнни һәм белем бирү оешмаларына югары квалификацияле белгечләр җәлеп итү. Грант ярдәме Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә гамәлгә ашырыла», - дип белдерде ул.
Грант социаль ипотека шартнамәсе буенча беренчел кертемне яки торак бәясенең бер өлешен түләү өчен яисә максатчан акчалата заем буенча калган бурычны каплау өчен файдаланылырга мөмкин. Яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.