Татарстанда яшьләргә һәм яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган программалар эшләвен дәвам итә. 2018 елдан башлап бу программалардан 3,5 меңнән артык гаилә файдаланган һәм ташламалы ипотека буенча торак алган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
Яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
«Беренче механизм-федераль һәм төбәк уртак финанслау шартларында «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча яшь гаиләләргә торак хакыннан 35% ка кадәр түләүсез субсидия. Программа яшь гаиләгә беренчел, икенчел базарларда торак сатып алуга, йорт төзелешенә, исәпкә куелганнан соң алынган ипотека кредитын түләүгә, өлешләп төзелештә катнашу өчен торакның норматив хакыннан 30% яки балалы гаиләләргә 35% күләмендә түләүсез субсидия бирүне күздә тота. Субсидия алуга беренче чиратта өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре хокуклы», - дип билгеләде министрның беренче урынбасары.
Спикер ассызыклаганча, 2023 елдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән программаны республика бюджетыннан финанслау күләме 50 млн.сумнан 100,0 млн. сумга кадәр арттырылган.
Программаны гамәлгә ашыру барышында 2018 елдан башлап 502 яшь гаилә торак шартларын яхшыртты.
Яшьләр торак программалары белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында танышырга була: https://minmol.tatarstan.ru/zhile-molodim-rt.htm