Кырым делегациясе хезмәттәшлекне ныгыту өчен Татарстан дәүләт идарәсе тәҗрибәсен өйрәнде. КФУда ярымутраудан вазифаи затлар стажировкасы узды. Делегация составында Кырым Республикасының яшьләр сәясәте дәүләт комитеты рәисе Алексей Зинченко һәм «ДОМ МОЛОДЕЖИ» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Даниил Мещеряков катнашты.
Кунаклар өчен «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театрына экскурсия оештырылды, анда «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен хәрби-диңгез флоты көненә «Созвездие-Йолдызлык» катнашучылары күчмә смена кысаларында Севастопольдә һәм Бакчасарайда Офицерлар йортында зур концерт белән чыгыш ясыйлар. Аннары делегатлар «УРАМ» экстрим-паркында булдылар. Экскурсиядән соң Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашу узды. Чара барышында кунакларга төбәкнең яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләрен күрсәттеләр һәм уртак проектлар кысаларында киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
