Тәҗрибә уртаклашып: Татарстан һәм Луганск Халык Республикасы яшь белгечләре уртак проектлар төзиячәк

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

6-13 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы яшь белгечләре арасында төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән «Бердәмлек күпере» форумы узачак. Чара Луганск Халык Республикасы 40 вәкиленә, шул исәптән шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә һәм Татарстаннан шундый ук сандагы яшь профессионалларга тәҗрибә уртаклашырга, шәхси элемтәләр урнаштырырга һәм уртак проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Катнашучылар парлап эшләячәк. Мәсәлән, ике төбәкнең рус теле укытучылары укыту методикаларын бергәләп өйрәнү өчен берләшәчәк, яшь дәүләт хезмәткәрләре идарә итү һәм нәтиҗәле карарлар булдыру алымнары турында фикер алыша алачак.

Шулай ук бай мәдәни программа оештырылачак, анда Казанның истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр, татар кухнясы традицияләре белән танышу һәм спорт чараларында катнашу каралган. Үсешнең иҗади аспектларына аерым игътибар бирелә: катнашучылар Татарстанның инновацион стартаплары казанышлары белән танышачаклар, интерактив хакатоннарда һәм иҗади практикаларда катнашачаклар.

«Бердәмлек күпере» форумы — төбәкләребез яшьләренең озак вакытлы хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыра торган  мөһим инициатива. Бик бай программа әзерләнә. Ышанам ки, форум кысаларында иң яхшы тәҗрибәләрне берләштерә алачакбыз, иң яхшы проектларны финанс яктан хуплый алачакбыз, ил дәрәҗәсендә масштаблый алачакбыз», — дип ассызыклады министр вазифаларын башкаручы –  Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева – Мостафина.

Чараны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International