Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык милләтара һәм гомумгражданлык бердәмлеген ныгытуга, традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләрне саклауга, шулай ук Ватан тарихын фальсификацияләүгә каршы торуга юнәлдерелгән мәгълүмати чаралар комплексын гамәлгә ашыра.
Әлеге комплекс кысаларында «РВ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Интернетны үстерү институты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән, «На краю» детектив веб-сериалын әзерләделәр.
Веб-сериал реаль җинаять һәм административ эшләр мотивлары буенча булдырылган һәм тамашачыларда киберкиңлек янауларын һәм цифрлы коммуникацияләрне куллану белән бәйле куркынычларны тотрыклы аңлау формалаштыруга юнәлдерелгән.
Проект мөһим мәгърифәтчелек функциясен үти — челтәрдә девиант тәртипне профилактикалауга ярдәм итә, җинаятьчеләр тарафыннан кулланучыларны деструктив практикаларга җәлеп итү механизмнарын күрсәтә һәм җаваплы цифрлы хезмәттәшлек культурасын формалаштыру һәм социаль җаваплылык кыйммәтләрен алга җибәрү зарурлыгына игътибарны юнәлтә.