5 ноябрьдә Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында «Яшь патриотлар карашы «Без россиялеләр» беренче төбәкара проектын ачу тантанасы була. Чара Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган.
Форумның тантаналы ачылышы 14:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының концертлар залында башлана. Ачылу тантанасының мәртәбәле кунаклары: Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр Советының Дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати тәэмин итү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Россия халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, Һөнәри сәясәт университетының Сәяси коммуникацияләр институты директоры Андрей Худолеев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Любовь Степанова, «Без-россиялеләр» «Россия халыклары Яшьләр ассамблеясе» оешмасы рәисе Дина Громатикополо һәм Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе оешмасы рәисе Диләрә Дамар.
Ачылыш кысаларында «Патриотлык» һәм «Ватан» төшенчәләренең традицион мәгънәләрен медиасәнгатьнең заманча формалары аша тапшыру максатында оештырылган «Яшь патриотлар карашы» заманча медиасәнгать конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
Тантаналы ачылышка кадәр катнашучылар «тигез диалоглар» кысаларында үз өлкәләрендәге белгечләр белән бергә милли колоритны актуаль һәм кирәклегә әйләндерү нечкәлекләре турында фикер алыша алачак, мәгълүмат киңлегендә милләтара мөнәсәбәтләрне җайлаштыру дәрәҗәсен ничек арттырырга икәнен беләчәк, тискәре күренешләрне профилактикалау өчен нәтиҗәле кораллар алачак.
Беренче катта шулай ук республика яшьләр халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестиваль-конкурсы җиңүчеләрен рәсми бүләкләү булачак. Фестиваль якты, үзенчәлекле һәм талантлы катнашучыларга ярдәм итүне, аларның иҗади сәләтләрен ачу һәм киләчәктә һөнәри яктан үсү өчен уңай шартлар тудыруны, шулай ук һөнәри багланышларны үстерүгә һәм халыкның киң даирәләренең игътибарын осталар һәм һөнәрчеләр иҗатына җәлеп итүне максат итеп куйды.
Форум эше «Мирас-Наследие» балаларны сәламәтләндерү лагере базасында дәвам итәчәк. Чит шәһәрләрдән килгән катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннары буйлап экскурсия каралган.
Проектның нәтиҗәсе булып медиасәнгатьнең иң яхшы эшләрен тәкъдим итү, шулай ук яшьләрнең иң яхшы милләтара проектларын гамәлгә ашыру буенча методик тәкъдимнәр һәм юл картасы эшләү торачак, соңыннан алар Россиянең башка төбәкләрендә гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителәчәк.
Оештыручылар - Россия Яшьләре.Грантлар һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Россия халыклары Яшьләр Ассамблеясе белән берлектә Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе.