Яшел Үзәндә эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленең йомгаклау зона этабы узды.
Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Предприятие коллективлары патриотизм, хезмәт батырлыгы һәм буыннар дәвамчанлыгы темаларын чагылдырган иҗади номерлар тәкъдим иттеләр.
Йомгаклау этабында Татарстанның 16 муниципаль берәмлегеннән 59 предприятие һәм оешма катнашты, шул исәптән Яшел Үзән, Балтач, Кама Тамагы, Питрәч, Тәтеш, Апас, Саба, Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Биектау, Лаеш, Кайбыч, Әтнә, Буа районнары һәм Казан шәһәре.
Гала-концертның мактаулы кунаклары Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Яшел Үзән районы башлыгы һәм Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры вазийфаларын башкаручы Иван Колчин булды.
Зона этабы гадәттәгечә ике көн дәвам итте. Беренче көнне катнашучылар «Музыка юнәлеше» һәм «Бию юнәлеше» номинацияләрендә, икенче көнне «Дан минуты» номинациясендә чыгыш ясадылар. Жюри әгъзалары 100 дән артык иҗади номерга бәя бирделәр. Фестиваль якты гала-концерт белән тәмамланды.
«Без фестивальне шәһәребездә сәламләвебезгә шатбыз. Ул Яшел Үзән — хезмәт коллективлары һәм иҗат кешеләре тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Бу фестиваль — безнең республика бренды, һәм без анда катнашуыбыз белән горурланабыз. Фестиваль алга гына барсын, ә катнашучыларга илһам һәм җиңүләр телибез!» - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.
«Наше время – Безнең заман» фестивале эшләүче яшьләрнең 12 меңнән артык вәкилен берләштерде инде. Бары тик уртак гамәлләр генә корпоратив рухка китерә. Бары тик коллектив хезмәт кенә теләсә нинди, иҗади булсынмы, сәнәгый булсынмы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Барлык катнашучыларга да җиңүләр, һөнәри һәм иҗади эшчәнлекләрендә уңышлар телим», - дип өстәде Иван Колчин.
Зона этабы йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында 13 команда җиңү яулады һәм суперфиналга юллама алды: С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» акционерлык җәмгыяте филиалы, «ТНВ-ТЯГ» Яшьләр бүлеге, Казан дәүләт казна дары заводы», «Казаноргсинтез» СИБУР, Юл хәрәкәте иминлеге, «Газпром трансгаз Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Завод Элекон» акционерлык җәмгыяте, Б.И. Тихомиров исемендәге «Казан Гипронииавиапром» ак, ционерлык җәмгыяте, Балтач үзәк район хастаханәсе, Кайбыч районының «Экология. Культура. Образование» мәктәптән тыш эшләр үзәге, Тәтеш районы Башкарма комитеты, Саба районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Казан дәүләт казна дары заводы.
Барлык өч зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре Казанда узачак фестивальнең суперфиналында катнашачак.
2013 елда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, башка министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә гамәлгә куелган «Наше время — Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Проект авторы — Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Проектның максаты — яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, проект «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.