Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасында рәсми рәвештә «Җиңү Байрагы маршы» Бөтенроссия акциясенә старт бирелде. Роспатриотүзәк тарафыннан Юнармия белән берлектә оештырылган чара 5 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр республика территориясендә узачак.
Казанның Җиңү паркында акциянең республика этабы башлануын билгеләп үтә торган тантаналы митинг узды. Тантанада Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларыннан 100 дән артык яшь армияче, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашты.
Чара барышында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Совет халкының үлемсез батырлыгын символлаштырган Җиңү Байрагы рәсми рәвештә Татарстан Республикасы вәкилләренә тапшырылды.
Атна дәвамында «Җиңү Байрагы» акциясе кысаларында республиканың мәгариф учреждениеләрендә һәм патриотик үзәкләрендә ветераннар, хезмәт династияләре вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар, шулай ук тематик дәресләр, экскурсияләр һәм интерактив күргәзмәләр планлаштырылган. Бу инициатива тарихи хәтерне саклауга, яшь буында патриотизм тәрбияләүгә һәм гражданнарны Ватанны саклаучылар елына багышланган чараларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.
Татарстан Республикасында акцияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Юнармиянең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге һәм Роспатриотүзәк оештыра.