Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы бөтен ил өчен уникаль булган «Татарстанның яшь парларына грантлар» социаль проектын эшләтеп җибәрде. 2025 ел ахырына кадәр республиканың никахлашучы яшь парларына финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
Һәр грантның күләме 100 мең сум тәшкил итәчәк. Акчалар бары тик билгеле бер тематик форматта бәйрәм тантанасын оештыру өчен генә каралган, бу туйның ир белән хатын тормышының мөһим этабы буларак әһәмиятен ассызыклый. Инициативаның максаты яшьләр арасында гаилә кыйммәтләренә ярдәм итүдән, гаилә һәм традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгытудан, гаилә чараларын үткәрү традицияләрен популярлаштырудан һәм матди стимуллаштыру аша никах институтын ныгытудан гыйбарәт, бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.
Грантларны түбәндәге критерийларга туры килгән яшь гаиләләр алачак:
- Татарстан Республикасы ЗАГС органнарында никахны теркәү;
- кияү белән кәләшнең яше 35 яшькә кадәр;
- парның гариза бирер алдыннан Татарстан территориясендә кимендә өч ел яшәве.
«Безнең конкурс туй традицияләренең һәм гореф-гадәтләренең гаҗәеп дөньясына чуму мөмкинлеген ача, аларның үзенчәлеген һәм матурлыгын саклап кала. Грант ярдәме яшь татарстанлыларга үз гаиләсенең, туган ягының гореф-гадәтләре белән җырлар, биюләр, йолалар белән тулы онытылмас тантана оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Һәр туй — парның индивидуальлеген чагылдырырга тиешле уникаль вакыйга. Нәкъ менә шундый чаралар мәдәни мирасны саклап калырга һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итә дип ышанабыз», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министырның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Грант акчаларын яшь пар никахны тантаналы рәвештә теркәү өчен мәйданчыкны арендага алу, мәйданчыкны бизәү, чараның музыкаль тәэмин ителешенә, артистларны чакыру, туй костюмнары һәм киемнәр, полиграфия һәм сувенир продукциясе әзерләү һәм башка оештыру чыгымнарына тота ала.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы тарафыннан эшләнгән «ТР Хезмәтләре 2.0» мобиль кушымтасында уңайлы сервис ярдәмендә яшь парлардан гариза бирү процессы нибары 15 минут вакыт алачак. Парга гаризага видеопрезентация, иҗади тасвирлама һәм булачак тантанага чыгымнар сметасын беркетергә кирәк. Гариза бирү шартлары, процессы турында тулырак — конкурс турында нигезләмәдә.
Гаризалар кабул итү 2025 елның 15 ноябренә кадәр озайтылды. Туй тантаналары сентябрь-октябрь айларында булган яки быел ноябрь-декабрь айларына планлаштырылган парлар катнаша ала.
Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын теркәү идарәсе, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
