Узган көзге каникулларда Татарстанда 379 лагерьда 19 792 бала ял иткән, алар өчен кызыклы программалар белән 99 тематик смена үткәрелгән. Яшьләргә камилләшү өчен шартлар тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
«Безнең өчен көзге ялның укуда «тәнәфес» кенә түгел, ә якты һәм эчтәлекле вакыйга булуы бик мөһим. Без яшьләргә үз потенциалын ачарга ярдәм итеп, мәгариф, һөнәри юнәлеш һәм күңел ачуны берләштергән тематик сменаларга актив ярдәм итәбез. Көзге сәламәтләндерү кампаниясен исәпкә алып, 2025 елда барлыгы 215 008 бала ял иткән һәм сәламәтлекләрен ныгыткан. Көзге кампания йомгаклары буенча хәбәр итә алабыз, Татарстанның 23 муниципаль берәмлегендә урнашкан 57 балаларны савыктыру оешмасы базасында, шулай ук Кырым Республикасы һәм Марий Эл республикасындагы лагерьларда 7 745 бала ял иткән. Республика мәктәпләре каршындагы лагерьларда 12 047 бала ял итте», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Көзге кампанияне гамәлгә ашыру турында «Лето» Республика үзәге директоры» Нина Шимина сөйләде: «Һәр көзге смена – төгәл төзелгән проект. Без балаларның яңа белем бирү программаларында һәм һөнәри юнәлеш бирү квестларында нинди кызыксыну белән катнашуларын күрәбез. Безнең төп бурычыбыз – һәр бала, нинди генә шартларга карамастан, күтәренке рух һәм уңай хис-кичерешләр ала алсын өчен, намуслы оештыру һәм куркынычсызлык булдыру. Саннар – барлык 379 лагерь коллективлары башкарган зур эшнең чагылышы гына».
Талантлар фестивале: иң якты тематик сменалар
Татарстанда көзге каникуллар төрле мәнфәгатьләр билгесе астында узды. Барлыгы 69 профильле смена оештырылды, аларның һәркайсы балалар өчен уникаль белем бирү һәм иҗат мәйданчыгына әверелде.
Шулай ук фәнни-мәгариф (6 смена), экологик (5 смена), социаль-гуманитар (5 смена) һәм техник (3 смена) юнәлешләргә ихтыяҗ бар иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балаларның ташламалы категорияләренә һәрьяклап ярдәм итү көзге сәламәтләндерү кампаниясенең мөһим аспекты булды. Лагерьларда мобилизацияләнгән гражданнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 1 557 бала, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 148 бала һәм авыр тормыш хәлендә 900гә якын бала ял итте.