Мәскәүдә VIII Зур Балалар фестивале җиңүчеләрен игълан иттеләр. «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Яшьләр театрының «Я, бабушка, Илико и Илларион» спектакле иң яхшыларның берсе дип танылды һәм фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Сергей Безруков бүләген алды. Театр кубок һәм 500 мең сумлык акчалата сертификат белән бүләкләнде.
«Я, бабушка, Илико и Илларион» спектакле – Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте лауреаты Искәндәр Нуриҗановның беренче режиссерлык эше, ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси ярдәме белән ГИТИСта укырга мөмкинлек алды, күренекле режиссура мастеры, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты Михаил Борисовның иң яхшы укучыларының берсе.
«Күренекле сәнгать эшлеклеләреннән мондый танылу алу бик дулкынландыргыч һәм мактаулы. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Безгә республика җитәкчелеге тарафыннан аңлау һәм ярдәм алу бик мөһим. Яраткан театрыбыз җитәкчелегенә, шәхсән Дмитрий Тумановка мондый спектакльләр куя һәм аларны бөтен дөньяга күрсәтә алырлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырганы өчен рәхмәт. Фестивальне оештыручыларга балалар һәм яшьләр театрларын бер мәйданчыкта җыйганнары өчен рәхмәт», - дип шәрехләде Искәндәр Нуриҗанов.
«Я, бабушка, Илико и Илларион» спектакле Бөек Ватан сугышы алдыннан һәм сугыш вакытында гадәти грузин авылы тормышы турында сөйли. Бу куелыш гаилә кыйммәтләренең тирән темасын ача, сугыш алды чорының катлаулы шартларында мәхәббәт, дуслык һәм үзара ярдәмләшү тарихын сөйли. Патриотик тәрбия, өлкән буынны хөрмәт итү һәм кече Ватаныбыз белән горурлану спектакльнең төп темасы булып тора. Бүген дә актуаль булган мөһим мәсьәләләр.
Искәндәр Нуриҗанов сәхнәгә үзенең остазы – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РФнең мактаулы остазы, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов белән күтәрелде.
Оештыручыларга һәм катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Дмитрий Туманов әлеге фестивальне алып барган мәгарифнең бөек миссиясе өчен барысына да рәхмәт белдерде. Ул сәхнәдә басып торучы һәркемнең аякка басуында бөек педагогларның һәм остазларның зур ролен билгеләп үтте. Шулай ук иҗат эшчәнлегендә республика яшьләренә һәрьяклап ярдәм итүче Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов адресына да зур танылу сүзләре яңгырады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Зур Балалар фестивале 28 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта узды. Зур балалар фестиваленең сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков сүзләренчә, «Зур Балалар фестивале – уникаль проект, шуңа күрә биредә соңгы сүз һәрвакыт балалар кулында: кемнең җиңүгә лаек булуын нәкъ менә алар хәл итә. Быел алар 18 номинациядә үз сайлауларын ясадылар. Ә киләсе елдан без тагын берсен кертәбез, аны «Вакыт буенча чикләр юк» дип атадык. Үсеп килүче буынга үз ватанының тарихын белү, ата-бабаларының тарихын һәр гаилә эчендә саклау, Бөек Ватан сугышы вакытында фронтларда сугышкан һәм тылда эшләгән кешеләрне белү бик мөһим».
«Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театры 1 ноябрьдә Санкт-Петербургта һәм 3 ноябрьдә Мәскәү Губерна театрында чыгыш ясады һәм жюри әгъзалары һәм тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде. Мәсәлән, «Сфера» театры актрисасы, Мәскәү мәдәният департаментының Мактау грамотасы, Гомумроссия мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Мактау грамотасы, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының рәхмәт хаты, «Алтын провинция» ХIII Халыкара театр фестивале дипломы иясе Елена Елова моның чын сәнгать булуын билгеләп үтте: «Мин бик зур тәэсир астында. Мәскәү торды, зал торды». Актерларның уйнавына Губерна театры директоры, Зур Балалар фестивале директоры Лариса Вильясте сокланды: «Мине актерлар таң калдырды. Бик дулкынландыргыч, бик профессиональ, йөрәгемдә озакка калыр».
«Я, бабушка, Илико и Илларион» спектакле «Россиянең театр куелышларының алтын фонды» конкурсы лауреаты. Гомумроссия мәдәни кодын формалаштыра торган традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне трансляцияләгән 100 иң яхшы Россия спектакле исемлегенә керде. Шулай ук театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан театр премиясе һәм «Алтын битлек» фестивале, Россия милли республикалары һәм чит илләр рус театрларының «Дуслык күпере» (Йошкар – Ола), «Идел премьерасы» (Чебоксар) халыкара фестивале югары бәяләнде һәм заманча Россия театрының триумфы дип аталды. Театр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза торган «Созвездие – Йолдызлык» масштаблы фестиваль хәрәкәтенең бер өлеше булып тора.