Татарстанда Россия Студентлар язына волонтерлар һәм атташеларны укыту башланды

2025 елның 15 ноябре, шимбә

Казанда югары уку йортлар арасында «Россия Студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестивален уздыруда ярдәм итәчәк волонтерлар һәм атташеларны укыту башланды. Фестиваль 25-29 ноябрьдә Татарстан башкаласында узачак. Казан шәһәре дүртенче тапкыр Студентлар язын кабул итәчәк.

«Чараны волонтерлар катнашыннан башка күз алдына да китереп булмый - алар барлык проектларның этәргеч көче. 2009 елда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадага ярдәм йөзеннән оешып, Татарстанның ихтыярый хәрәкәте үсешкә көчле этәргеч алды һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге вакыйгалар өчен чын «кадрлар алачыгы»на әверелде. Волонтер - атташелар – аерым категория, алар инде бик яхшы аралашу күнекмәләренә ия, фестивальнең эчтән ничек эшләячәге белән таныштырасы гына калды. Аларны әзерләү республикабызның уникаль тәҗрибәсе белән танышуны үз эченә ала, шулай ук фестивальдә катнашучыларның чын профессионаллар кулына эләгүләренә гарантия булып тора», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Быел фестиваль «Җиңү Язы» шигаре астында узачак һәм Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Чарага илнең 80 төбәгеннән 2000нән артык талантлы студент җыелачак.

«Фестивальгә әзерлек кысаларында Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Лаеш районнары вәкилләреннән атташе программасында катнашуга 116 гариза килде. Сайлап алу йомгаклары буенча 60 кеше 15 һәм 16 ноябрьдә уза торган укуга чакырылган. Укыту программасы үз эченә нетворкинг һәм команда төзүне, проект үзенчәлекләре һәм оештыру командасының структурасы белән танышуны, төрле кейс-ситуацияләрне чишүне, атташеның функционалын һәм ролен җентекләп тикшерүне ала. Шулай ук катнашучылар тагын да күбрәк тәҗрибә туплау өчен Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты һәм башка ведомстволар вәкилләре белән очрашачаклар», - дип билгеләп үтте катнашучылар белән хезмәттәшлек һәм кунакчыллык буенча фестивальнең төбәк оештыру комитеты директоры урынбасары Алена Бакирова.

КФУның өченче курс студенты Алексей Киселев, педагогка укый, нәкъ менә шул атташе позициясенә гариза бирүдә мөһим фактор булды да инде:  «Делегатлар белән эшләү минем өчен үзенә күрә практика да булачак, чөнки мин педагог белгечлегенә укыйм. Шулай ук мин үз факультетымның, югары уку йортының студентлар язында актив катнашам. Университетның иҗат тормышында бик актив катнашам-җырлыйм, театрда уйныйм. Минем өчен студентлар язы – үзеңне күрсәтергә, сәләтеңне күрсәтергә мөмкин булган рәхәт урын. Гариза бирү мөмкинлеге барлыгын күргәч, мин тизрәк анкета тутырдым. Бу бит ниндидер масштаблы, озак вакыт дәвамында төзелгән мәдәнияткә кагылу мөмкинлеге һәм бу хәзер яшьләр үз сәләтләрен күрсәтә һәм тәҗрибә уртаклаша ала торган зур бергәлек».

17-18 ноябрь көннәрендә онлайн-форматта волонтерлар өчен укулар узачак. Фестивальнең волонтерлык программасы да зур кызыксыну уятты – Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән 770 гариза килде. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча волонтерлар корпусы составына 22 төбәктән 250 катнашучы керде. Иң күп вәкиллек Татарстан Республикасында (196 кеше), шулай ук командага Самара, Саратов, Томск, Волгоград, Архангельск, Владимир, Кострома, Оренбург, Рязань, Ульяновск, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән, Ханты – Мансийск автономияле округыннан – Юградан, Красноярск һәм Ставрополь крайларыннан, Мәскәү шәһәреннән, Коми, Марий Эл Республикаларыннан, Удмуртия һәм Чувашиядән катнашучылар бар иде. Иң өлкән волонтерга – 63 яшь.

Волонтерлар фестиваль эшенең төп юнәлешләренә җәлеп ителәчәк – беркетмә хезмәте; медиа тәэмин ителеш (видео, текстлар, геройларны эзләү, аккаунтлар алып бару); навигация һәм аккредитация; туклану нокталарын һәм концерт мәйданчыкларын оештыру; катнашучыларны һәм тамашачыларны тәэмин итү.

XXXIII «Россия Студентлар язы» Казанда иҗат, һөнәри үсеш һәм тарихи хәтерне саклау өчен пространство булдырып, бөтен илдән килгән студентларны берләштерәчәк. Казан Россия студентлар хәрәкәтенең төп үзәкләренең берсе статусын кабат раслаячак.

Фестивальнең барлык трансляцияләре һәм көндәлек видеороликлары VK Видео һәм Россия яшьләр берлегенең «Студвесна» (Россия Студентлар язы) программасы бергәлегендә — ВКонтакте фестивальнең рәсми социаль челтәрендә урнаштырылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Россия Студентлар язы» Бөтенроссия фестивале – Россиядә иң масштаблы студентлар иҗат фестивале, ул 1993 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм «Студвесна» (Россия Студентлар язы) яшьләр иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү программасының флагман проекты булып тора.

2025 елда фестивальнең гамәлгә куючылары һәм оештыручылары булып Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тора.

Фестиваль Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия Яшьләре) ярдәмендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International