«Татарстанда ПРЕМЬЕРА»: республика халкын студентлар һәм яшьләр театрларының «Премьера» фестивале финалистларының спектакльләрен карарга чакыралар

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Татарстанда студентлар һәм яшьләр театрларының «ПРЕМЬЕРА» II ачык телевизион фестивале финалы старт ала. Быел фестиваль 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектының «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

20 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр спектакльләргә теләгән һәркем керә ала, керү бушлай. Спектакльләр графигы белән проектның социаль челтәрләрендә танышырга була (https://vk.com/club227275428https://t.me/premieraFestival), шулай ук туры трансляцияне карарга мөмкин. Дүрт көн эчендә 9 спектакль күрсәтеләчәк: Казан консерваториясенең Опера студиясе һәм Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең «Tatarica» татар халык уен кораллары оркестры «Севастополь вальсы» спектаклен тәкъдим итәчәк; Казан дәүләт мәдәният институтының «Другое слово» студентлар театры – «Меня зовут Зурико…» спектаклен; В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (Казан шәһәре)» – «Снег» спектаклен; Россия Студентлар отрядларының «Стройотрядовцы» театр коллективы – «Заседание теней» спектаклен; Казан (Идел буе) федераль университеты Яшьләр театры мюзиклы – «Джалиль» спектаклен; Яр Чаллы шәһәре муниципаль автоном мәдәният учреждениесенең «Мистерия» музыка театры «КАМАЗ» Мәдәният сарае» – «Морозко» спектакле; Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең «Илһам» театр студиясе – «Әнә шул елларда» спектакле; Әлмәт дәүләт технология университетының «Нефтьнең югары мәктәбе» «Нетеатр» театр студиясе – «Моя жена — лгунья» спектакле; «Казан инновацион университеты көллияте» Бөгелмә филиалының «Allegria» театр студиясе – «Близко-далеко от войны» спектакле. 

«Безнең фестивальнең бу сезонында мөһим тарихи датага — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына аерым игътибар бирелә. Бу вакыйга безгә сәхнә сәнгате аша яшьләрне патриотик тәрбияләүнең әһәмиятен ассызыкларга мөмкинлек бирә. Театр милли үзенчәлекне формалаштыруда төп роль уйный, яшь буынга бабаларыбызның батырлыклары турында истәлек тапшыра. Моннан тыш, фестивальне уздыру Ватанны саклаучылар елына туры килә, ул безнең сакчыларга һәм хәрби батырлык традицияләренә хөрмәт күрсәтүне ассызыклый. Безгә, студентларга аның югары билгеләнешен аңларга өйрәтеп, матурлыкка традицион карашны саклап калу мөһим. Яшьләр театры яшь тамашачыга чын сәнгать эстетикасын бүләк итәргә, сәнгать зәвыгын һәм әхлакый хисне үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә без республика югары уку йортларының талантлы студентларын һәм укытучыларын безнең фестивальгә яңадан җыю мөмкинлеге белән горурланабыз, шуның белән театраль белем бирү нигезләрен ныгытабыз һәм булачак артистларны һәм сәхнә сөючеләрне тәрбияләүгә ярдәм итәбез», - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, мәдәният буенча ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, мактаулы остазы Дмитрий Туманов.

Театр куелышларына танылган сәнгать эшлеклеләре бәя бирәчәк – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, РФнең мактаулы остазы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, фестивальнең генераль продюсеры, жюри рәисе Дмитрий Туманов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, профессор, «Созвездие – Йолдызлык» театрының режиссер-куючысы Рәшит Заһидуллин, вахтанга мәктәбе вәкиле, күренекле педагог, сәхнә сәнгатенең яңа юнәлешләре факультетының, ГИТИС саунд-драма кафедрасының өлкән укытучысы Олег Хрычев, психология фәннәре кандидаты, доцент, Мәскәү шәһәренең мактаулы мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Вячеслав Терещенко, А. Калягин җитәкчелегендә «Et Cetera» театрының сөйләм буенча педагогы; сөйләм буенча педагог, С. Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры режиссеры; «Отражение» балалар театрының сәнгать җитәкчесе Ольга Матвеева, проектның баш балетмейстеры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры студиясенең сәнгать җитәкчесе Лилия Баһаветдинова, проектның баш режиссеры, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» театрының сәнгать җитәкчесе, «Радость моя» балалар гаилә телеканалының (Мәскәү шәһәре) режиссер-куючысы Дмитрий Платонов, театр һәм кино актрисасы, җырчы, Мәскәү шәһәренең РИТИ(ГИТИС) тәмамлаган Екатерина Данилова.

24 октябрьдә катнашучыларны бүләкләү тантанасы була. Фестивальнең гран-при иясе билгеләнәчәк, төп приз спектакльне телевизион төшерү булачак. Шулай ук иң яхшы хатын-кыз һәм ир-ат рольләрен, икенче пландагы рольләрне, эпизодны, сценографик чишелешне, музыкаль бизәлешне, пластик чишелешне, иң яхшы режиссерны билгеләячәкләр.

Фестивальне Татарстан Республикасының «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы, «Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләре директорлары Советы» коммерцияле булмаган партнерлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе, Яңа Гасыр «телерадиокомпаниясе оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International