Мәскәүдә «Яшь гвардия» активистларының Бөтенроссия слеты тәмамланды. Чара бөтен илдән 2 500 артык активистны берләштерде.
Татарстаннан 55 кеше катнашты, шул исәптән төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре, «ПолитЗавод» җиңүчеләре һәм җирле бүлекчәләр активистлары.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведев актив яшь гвардиячеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында — «Яшь Гвардия»нең Татарстан бүлекчәсенең төбәк штабы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабеддинов.