«Бердәмлек күпере» форумы катнашучылары Татарстанга рәхмәтләрен җиткерделәр

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Казанда Татарстан һәм Луганск Халык Республикасы яшьләре өчен «Бердәмлек күпере» форумы уңышлы узды. Исегезгә төшерәбез, анда катнашучылар Татарстан белгечләре белән бергә эшләделәр һәм түбәндәге юнәлешләр буенча тәҗрибә уртаклаштылар: мәгариф, эшмәкәрлек, иҗтимагый оешмалар, спорт һәм дәүләт сатып алулары. Татарстан Республикасына Луганск Халык Республикасыннан барлыгы 40ка якын катнашучы килгән иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» һәм «Россия спорты» милли проектлары максатларына туры килә.

Туган шәһәрләренә кайткач, «Бердәмлек күпере» форумы катнашучылары Татарстанга рәхмәтләрен җиткерделәр.

«Кунакчыллык, чаралар һәм экскурсияләр программасы, безгә беркетелгән Татарстан командасының игътибарлы һәм кайгыртучан булулары ошады, мин тәҗрибә тупладым, яңа белемнәр һәм һөнәри күнекмәләр алдым, форум искиткеч булды! Оештыручыларга рәхмәт!»- дип тәэсирләре белән бүлеште  Рубежное шәһәреннән тарих укытучысы Дмитрий Емчук.

«Быел безнең Лисичанск шәһәрендә бокс секциясе ачылды, биредә яшь буын бокс буенча камилләшергә тели. Без совет чорындагы кебек Лисичанск бокс мәктәбен торгызырга омтылачакбыз. Казанга сәфәрне оештырган һәркемгә зур рәхмәт, шулай ук тренировкалар методикасы һәм күпьеллык тәҗрибәсе белән чын күңелдән ярдәм иткән Казан шәһәренең иң яхшы тренерларының берсе - Татарстан Республикасы Бокс федерациясе президенты урынбасары Евгений Викторович Захаровка аерым рәхмәт», - дип билгеләп үтте Лисичанск шәһәренең 1 нче балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең бокс буенча тренер - укытучысы Вячеслав Погреба.

«Без катлаулы шартлар учагында шөгыльләнүче коллегаларыбызга-Луганск Халык Республикасы спортчыларына һәм тренерларына зур рәхәтлек белән ярдәм күрсәтәбез. Күптән түгел безгә Лисичанск һәм Рубежныйдан коллегияләр килде, алар өчен берничә көн дәвамында «Спарта» бокс клубының өлкән тренеры мастер-класс үткәрде. Без аларны һәрвакыт кунакта көтәбез. Минемчә, мондый чаралар республикада һәм илдә спортны үстерү өчен бик мөһим. Татарстанда тренерлар составы бик көчле һәм, әлбәттә, бу тәҗрибәне зур илебезнең барлык төбәкләреннән килгән балаларның спортта үсү, камилләшү мөмкинлеге булсын өчен эшләргә кирәк. Алар арасында һәрвакыт тәҗрибәле, акыллы остаз булды», - дип сөйләде Россия Бокс федерациясе генераль сәркатибе урынбасары, Татарстан Республикасы бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев.

Форум Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Партнер яшьләр оешмалары һәм Татарстан Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы коммерцияле булмаган оешмалары ярдәмендә узды. Чараларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International