25-29 ноябрьдә Казан «Россия Студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестивален каршы алырга әзерләнә. Ул төбәк сайлап алу этапларын узган һәм Россия Федерациясенең 80нән артык субъектыннан килгән 2000 катнашучыны берләштерәчәк.
Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантанасы «Баскет-холл» спорт аренасында (Казан шәһәре, Спартак урамы, 1 йорт) узачак һәм 2 меңнән артык тамашачыны берләштерәчәк. Конкурс сынаулары 7 яшьләр һәм мәдәни берләшмәдә узачак. 25 төбәк үз программаларын Химиклар мәдәният сараенда(Казан шәһәре, Хөсәен Ямашев проспекты, 1) һәм Тимер юлчылар мәдәният сараенда (Казан шәһәре, Ильич урамы, 25) тәкъдим итәчәк.
«Вокал» юнәлеш номерларын Казан дәүләт мәдәният институты сәхнәсендә (Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 3), ә «Инструменталь» һәм «Оригиналь жанр»ны «Созвездие – Йолдызлык» резиденциясендә (Казан шәһәре, Гладилов урамы, 49 йорт) күрсәтәчәкләр. «Театраль» юнәлешен Казан дәүләт энергетика университетының концертлар залы сәхнәсе күрәчәк (Казан шәһәре, Красносельская урамы, 51), ә «Мода» һәм «Диджеинг» юнәлешләре «УРАМ» Экстрим-паркында урнашачак (Казан шәһәре, Кремль яр буе урамы, 33 йорт). Иң күп – «Бию», «Медиа», «Видео» һәм «Арт» юнәлешләрен Халыкара мәгълүмат үзәге (Казан шәһәре, Универсиада проспекты, 35 йорт) берләштерәчәк.
«Фестивальдә катнашучыларның буш вакытын оештыру кысаларында партнерлар белән берлектә мәдәни-күңел ачу программасы формалаштырылды. Экскурсияләр форматында катнашучылар Казан Кремлендә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, «Урам» Экстрим-паркында була алалар», – дип билгеләп үтте фестивальнең төбәк дирекциясе Башкарма директоры Валентин Шихобалов.
Барлык катнашучылар да шәһәр чикләрендә урнаштырылачак: яшәү өчен 9 урын – 8 балаларны савыктыру лагере һәм Универсиада Авылы территориясендә 1 кунак йорты билгеләнгән.
«Октябрьдән фестивальдә төбәкләрдән катнашучылар өчен урыннар әзерләү буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта гариза бирү кампаниясе төгәлләнде. Катнашучылар 9 ноктада яшәячәк, шуларның 8е-балаларны савыктыру лагерьлары һәм Универсиада авылында бер йорт. Фестивальнең барлык чорында 900дән артык конкурс номеры һәм иҗади эшләр күрсәтәчәк 2 100 катнашучы планлаштырылган», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында фестивальне уздыруга багышланган брифингта.
Россия яшьләр берлегенең «Студвесна» яшьләр иҗатына ярдәм итү һәм үстерү программасы җитәкчесе Валерия Позикова быел фестивальнең Россиядә Ватанны саклаучылар елына багышланачагын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында «Җиңү язы» шигаре астында узачагын тагын бер кат билгеләп үтте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Россия Студентлар язы» Бөтенроссия фестивале – Россиядә иң масштаблы студентлар иҗат фестивале, ул 1993 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм «Студвесна» (Россия Студентлар язы) яшьләр иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү программасының флагман проекты булып тора.
Фестивальнең барлык трансляцияләре һәм көндәлек видеороликлары VK Видео һәм Россия яшьләр берлегенең «Студвесна» (Россия Студентлар язы) программасы бергәлеге ВКонтакте — фестивальнең рәсми социаль челтәрендә урнаштырылачак.
2025 елда фестивальнең гамәлгә куючылары һәм оештыручылары булып Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тора.
Фестиваль Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия Яшьләре) ярдәмендә оештырыла.
