2025 елгы сәламәтләндерү кампаниясе йомгаклары буенча балалар һәм яшьләр ялын оештыручыларның республика семинарына тармакның 180нән артык белгече җыелды

2025 елның 21 ноябре, җомга

Сәламәтләндерү кампаниясе йомгаклары буенча балалар һәм яшьләр ялын оештыручыларның республика семинары ел саен елга йомгак ясау һәм алдагы елга бурычлар кую максатларында үткәрелә. Бу юлы ул «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында узды һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең балалар һәм яшьләр ялы өлкәсендәге 180нән артык белгечен, балаларның ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары җитәкчеләрен, профильле сменаларны оештыручыларны җыйды.

Семинар кысаларында «Татарстан Республикасы балалар ялы, перспективалар һәм үсеш нокталары» стратегик сессиясе узды, анда белгечләр балалар лагерьларында сменалар вакытында барлыкка килә торган стандарт булмаган ситуацияләрне тикшерделәр, шулай ук эшне камилләштерү һәм үсеш нокталары турында фикер алыштылар.

Балалар ялы, өстәмә белем бирү һәм ял итү өчен заманча инфраструктура булдыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

«Бу елга йомгак ясап, берничә төп моментны билгеләп үтәсе килә. Беренчедән, без тотрыклы һәм, иң мөһиме, куркынычсыз сәламәтләндерү кампаниясен тәэмин иттек. Һәр бала ышанычлы күзәтү астында иде. Бу – безнең төп һәм берсүзсез өстенлегебез, һәм бу бурычны барлык лагерьлар да үтәде. Икенчедән, бу программаларның сыйфаты һәм төрлелеге. Яңа профильле сменалар – инженер, экологик, волонтерлык, медиа сменалары барлыкка килде. Балалар аларда практик күнекмәләр алалар, шуңа күрә киләсе елда без үз алдыбызга белем бирүне генә түгел, смена нәтиҗәләре буенча алган белемнәрнең сыйфатын күзәтүне дә максат итеп куярга тиешбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Министр шулай ук 2025 елгы сәламәтләндерү кампаниясе йомгаклары буенча Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын һәм сәламәтләндерүне оештыручыларга бүләкләр тапшырды. Барлыгы аларны 30дан артык кеше алды.

«2025 елгы сәламәтләндерү кампаниясе уңышлы тәмамланды, һәм бүген без яңа үсеш юнәлешенә күчтек. Узган семинар безнең бергәлекнең профессиональ үсешен һәм бердәмлеген ачык күрсәтте. Һәр катнашучыга нәтиҗәле эшчәнлеге, конструктив идеяләре һәм инновацияләрне гамәлгә кертүгә әзерлеге өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Бу 2026 елда Татарстан балаларының ялын тагын да эчтәлекле, заманчарак һәм куркынычсызрак итәргә мөмкинлек бирә торган ресурс», - дип йомгаклады «Лето» республика үзәге директоры Нина Шимина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International